Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бар егетләргә үрнәк булырлык

    Яшьләр дә басуга эшләргә чыга.

    Ил икътисады өчен иң мөһим тармакларның берсе булган авыл хуҗалыгында бүгенге көндә кадрларга кытлык сизелә. Хуҗалык җитәкчеләренең барысы да эшче куллар җитмәүдән зарлана. Эшләргә кеше булмагач, хуҗалыкны киңәйтеп тә булмый. Күпләр эшчеләрне күрше авыллардан, хәтта башка төбәкләрдән яллыйлар. Машина белән саву операторлары конкурсында район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов әрнеп, авыл халкы эштән бизә, дип әйтте. Хәзер сөтне дә кибеттән генә сатып алалар авылда. Мондый хәлнең кайчан булганы бар?

    Авыл җирендә аеруча яшь кадрлар җитми. Тик соңгы вакытта кайбер яшьләр шәһәргә китеп төпләнгән җиреннән, кире авылга кайта башлады. Кече ватанына кайтып, авыл хуҗалыгында эшли алар. Мәсәлән, Сергей Юрков КФХсында май аеннан бирле Александр Рәхмәтуллин эшли. 24 яшьлек механизатор иң катлаулы техниканы да бик җиңел йөртә, кулында биш категорияле идарә таныклыгы бар. Авылдан шәһәргә китәргә җыенмый да.

    Караңгыда эшләргә ярата

    Александр Рәхмәтуллин белән аның эш урынында танышырга булдык. Машина белән Саша көзге культуралар чәчү өчен туфрак дисклый торган басуга киттек. Аны күргәч, бер дә авыл хуҗалыгында эшләүче дип уйламассың. Куәтле К-700 тракторы янында безне тышкы кыяфәте белән студент яки фәнни хезмәткәргә тартым егет каршы алды. 
    – Нишләп халык механизаторларның барысын да пычранган киемнән, соляркага баткан килеш күз алдына китерә икән? – дип елмая ул. Андый хәл күптән юк инде. Безнең хуҗалыкта терлек караучылардан алып механизаторларга кадәр чиста-пөхтә йөриләр.
    Саша җитез генә тракторга дисклау агрегатын тага. Бүген ул төнге сменада эшли икән.
    Яңгыр төшә башлавына да механизатор сөенә генә. Төнге сменада эшләү авыр түгелме, дигән сорауга, тагын елмаеп җавап бирә.
    – Мин төнлә эшләргә яратам. Беренчедән, кызу түгел, икенчедән, күпме эш калганы күренми. Көндез тракторда эшләгәндә, күпме җир калды икән, дип һаман күзәтеп барасың. Кул эшләсә дә, күз курка шул. Төнлә исә фаралар яктырткан җирне генә күрәсең. Ә иртән күпме җир эшкәрткәнеңне күргәч, шундый сөенәсең! Бүген көн бик әйбәт. Кызу да түгел, яңгыр бераз тузанны да басар.

    Авылга механизатор кирәкме?

    Александр Рәхмәтуллин үзе Красная Слобода авылыннан. Өч елдан артык Алексеевск бистәсендә яшәгән, сәүдә өлкәсендә эшләгән. Өлкән сатучыга кадәр күтәрелгән. Тик быел авылга әйләнеп кайтырга карар иткән. Шәһәр тормышына күнегә алмаган егет. Сергей Юрков хуҗалыгында механизатор булып урнашкан.

    – Спас тармак технологияләре техникумын тәмамладым. Механизаторга укырга кергән идем, техникумда бу һөнәргә ихтыяҗ юк, дигәч, автомеханикка күчтем. Хәзер менә эшли башлагач, Сергей Николаевич өчен һәр эшче куллар исәптә икәнен күрәм. Шуңа күрә, ничек инде механизатор һөнәренә ихтыяҗ булмасын? Эшләргә кеше юк. Бар да авырлыклардан куркалар. Тик нәрсәдән куркырга соң? Һәр эш үзенә күрә авыр. Ә авыл хуҗалыгында ялкауланып ятмасаң, шактый акча эшләргә була.

    Легенда белән идарә итү

    Трактор руле артына Александр беренче тапкыр практикада утыра. Практикасын шушы Сергей Юрков хуҗалыгында үтә. Шуңа күрә авылга кайтырга теләгәч тә беренче булып Сергей Николаевичка мөрәҗәгать итә. Билгеле инде, хуҗалык җитәкчесе яшь механизаторны бик теләп кабул итә. 

    – Авыл хуҗалыгы белән күптән кызыксына идем. Әтием дә механизатор булып эшли. Кечкенә чакта үзе белән басуга алып чыкканы да булды. Төшке ашны кырда ашадык. Шуннан соң һаман аның белән барырга атлыгып тордым. Әтинең тракторы ишек алдында торды, шуның кабинасында утырып торырга рөхсәт итсә дә, түбәм күккә тия иде. Хәзер инде үзем шундый трактор белән идарә итәм. Минем трактор әйбәтрәк тә әле – Сергей Николаевичка атап бирелгән. Бу К-700 бөтен Спас районына атаклы бугай.

     «Җирне укый белергә кирәк»

    Басуда эшләү Александрга ошый. Саф һава, иркенлек, мәзәк яратучы хезмәттәшләр. Иң мөһиме – тәҗрибәле механизаторлар яшь тракторчыга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. 

    – Безнең коллектив бик бердәм, ярдәмчел. Юрков үзе дә шундый чөнки. Исемдә, кайчандыр ул миңа «Саша, кырны укый белергә кирәк!», дип әйтте. Мин аңлап та бетермәдем башта. «Кайда нишләргә икәнен тоярга кирәк. Культиваторны күтәргәндә үлән калмасын өчен, мин сиңа махсус урыннар ясап куйдым», ди. Беренче эш көнендә 20 гектар җир эшкәрттем. Тик Сергей Николаевич миңа: «Син иллене дә булдыра аласың. Күбрәк эшләгән саен, акчасы да күбрәк төшәр», дип аңлатты. Хәзер инде сменасына 50 гектар ясыйм. Комбайн белән идарә итәргә өйрәнергә хыялланам. Бәлки, быел ук килеп чыгар әле. Урып-җыюда эшлисем килә.

    Авылның киләчәге бар

    Александр Рәхмәтуллин кире шәһәргә китәргә җыенмый. Хатыны да авылда калырга каршы түгел. Йорт юнәткәннәр, ике ай элек яшь гаиләдә уллары Эмиль дөньяга килгән. 

    – Миңа үз тормышым ошый. Улым да, үсеп җиткәч, авылда калыр, дип өметләнәм. Тик моңа кадәр бик ерак әле (елмая). Күптән түгел симертергә үгез алдым. Шулай итеп, терлекчелектә дә тәҗрибә тупларга җыенабыз. Терлек азыгы белән Сергей Николаевич ярдәм итте. Килеп чыкса, киләсе елга тагын берничә баш алырга исәп. Шәһәргә китәргә җыенмыйм. Җирдә эшләү – минем язмышым, дип уйлыйм. Күптән түгел таңны кырда каршыларга туры килде. Шундый матурлык икән! Шәһәр кешесе аны гомерендә дә күрә алмый. Тырышлык һәм теләк булса, яшьләр авыл җирендә дә яшәп була икәнен аңларга тиеш.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: