Балкып янсын утлар йортларда
Иртәгә энергетика тармагы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Спас районы электр челтәрләре бәйрәмне әйбәт нәтиҗәләр белән каршылыйлар.
Быел электр челтәрләре коллективы зур күләмдә эшләр башкарды. Аерым алганда, Болгар музей-тыюлыгы янәшәсендә төзелгән Кол Гали кунакханә комплексын электр белән тәэмин итү буенча тиешле чараларның барысын да үтәде. Эшләр, төзелеш башланганнан бирле, ике ел дәвамында алып барылды. Бу объектта куәтле трансформатор подстанцияләре куелды, электр белән тәэмин итү өчен яңа кабель линияләре сузылды. Кунакханә хезмәткәрләре яши торган күп фатирлы биш йорт электрга тоташтырылды.
Шунысын әйтергә кирәк, югары вольтлы линияләрне реконструкцияләү Приволжск поселогын электр белән тәэмин итүне күпкә яхшыртты. Хәзер биредә йортларга һәм башка объектларга ут өзлексез килеп тора.
Ел дәвамында район авылларында да күп эшләр башкарылды. Мәсәлән, Полянка, Өчкүл һәм Гусиха авылларында заманча яңа трансформатор подстанцияләре куелды. Өчкүл, Үрнәк, Балымер, Полянка авылларында һәм Кирпичный поселогында 10кВ куәткә ия булган электр тапшыру линияләренә реконструкция ясалды. Шулай ук Аграмак авылына таба сузылган линиянең бер өлеше алмаштырылды.
Быел Вожидагы мастерлык участогы файдалануга тапшырылды. Моны зур вакыйга дияргә тулы нигез бар, чөнки бу участок райондагы кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы электр белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Энергетиклар мөһим эшләр башкару белән бергә квалификацияне күтәрүгә һәм осталыкны арттыруга да зур игътибар бирәләр. Әйтик, быел электромонтерларның тагын бер бригадасы махсус курсларда (узган ел бер бригада укыды) булып кайтты. Мондый курслар киләсе ел да оештырылачак. Аларның файдасы зур. Мәсәлән, курсларда ремонт эшләрен электр энергиясе килеп торган вакытта башкарып чыгарга өйрәтәләр. Икенче төрле әйткәндә, ремонт эшләре кулланучыларга бернинди уңайсызлыклар китереп чыгармый. Бу бик әһәмиятле, чөнки бүгенге тормышны бер минутка да электрдан башка күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә электрчылар башкара торган эшләр бары мактауга гына лаек.
Коллективта тәҗрибәле, намуслы хезмәтләре белән мактауга лаек булган электрчылар аз түгел. Петр Павлов белән Михаил Фәсхетдинов – әнә шундыйлардан. Алар сменалап эшли, килеп чыккан авария очракларын бетерүдә еш катнашалар. Электрчылар үзләренә тапшырылган бурычны һәрвакыт намус белән үтиләр. Быел, мәсәлән, Михаилга район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды, Петр да фидакарь хезмәте өчен бүләкләргә лаек булган.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев