Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Азыкка кытлык булмас…”

    Иске Рәҗәптәге Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары ике атна дигәндә кыш буена җитәрлек печән запасы тупларга һәм үз эшчеләрен дә терлек азыгы белән тәэмин итәргә өлгергән.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

    Соңгы елларда хуҗалыкта бөртеклеләрне һәм азык культураларын игүдә технология таләпләре һәм нормаларны үтәүгә аеруча зур игътибар бирелә. Ахыр чиктә бу үзен аклый да. Быел, мәсәлән, зарыгып көтсәләр дә, Иске Рәҗәп өстеннән шифалы яңгырлар бер-ике тапкыр гына явып үткән. Шуңа да карамастан, 135 гектар мәйдан биләүче күпьеллык үлән басуыннан 300 тоннадан артып печән җыеп алганнар.

    - Моның бернинди сере юк, - ди хуҗалык башлыгы Дамир Хәмидуллин. - Минераль ашламалар кертүнең файдасын күп тоябыз. Басуларны иртә яздан аммиак селитрасы белән тукландыру һәм сыйфатлы итеп кат-кат тырмалау уңай нәтиҗә бирә. Моңа үз мисалыбызда инандык. Кышын малларга сыйфатлы азык җитәрлек булачак…

    Басуда үләнне Марат Әхмәтшин белән Искәндәр Зарипов чаптырган, кипкән массаны ГВК-6 агрегаты ярдәмендә Илнур Хөснетдинов, Мансур Каюмов һәм Наил Габделбәров теземнәргә җыйдырган. Йосыф Нургалиев белән Рифкат Мөхәммәтҗанов пресслаган. Узган еллардагы кебек, 600 килограммлы печән төргәкләрен Рәүф Каюмов төяп торган. Печәнне фермаларга ГАЗ-53 машинасы белән Әсхәт Әһлиуллин һәм Рәүф Нәбиуллин ташыган.

    Куелган бурычны тиз һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен агроном Фоат Закиров җитәкчелегендәге механикалаштырылган отрядның эшен ике сменада оештырганнар. Басуда печән әзерләүче агрегатлар янында техник хезмәт күрсәтүче күчмә пункт иртәдән кичкә кадәр дежур торган. Пункт эше өчен җаваплы итеп билгеләнгән эретеп ябыштыручы Илгиз Миндубаев күрсәткән хезмәтләрдән һәркем канәгать. Аш-су әзерләү осталары Флера Гәрәева белән Разыя Гыйльфанова механизаторларны көненә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлаган. Һәр елдагыча, печәнчеләрне бушлай ашаталар.

    Үз хуҗалыкларында мал асраучы һәр эшчегә хезмәт хакы исәбенә кирәк кадәр күләмдә печән бирелгән, аны басудан алып кайту өчен транспорт белән дә тәэмин иткәннәр. Хуҗалыкка печән сорап авыл кешеләре дә мөрәҗәгать итәләр. Аларга инде 200 тонналап мал азыгы сатылган. Моннан кергән акча эшчеләргә хезмәт хакы түләүгә, кирәкле запас частьләр, шулай ук ягулык-майлау материаллары сатып алуга тотыла.

    Хуҗалыкта алда торган урып-җыю эшләренә дә ныклап әзерләнәләр. Комбайннарның күпчелеге инде әзерлек сызыгына куелган, кайберләрен җиңелчә генә карап чыгасы калган. Хуҗалык механизаторларын тагын да җаваплырак имтихан көтә. Аларның бу юлы да сынатмаячагына бер шик тә юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: