Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Авыр сугыш сынауларын үткән

    Александр Михайлович Коровников гомер буе намуслы эшләп, үзенең гаделлеге белән авылдашлары арасында олы хөрмәт казанган кеше. Ул сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән.

    Лидия Кострулева.
    "НЖ".
    Александр Михайлович гомер буе Приволжски поселогында яшәде. Ләкин тумышы белән аның Саратов якларыннан булуын бик сирәк кеше белә, утызынчы елларда алар гаиләсе безнең якларга күчеп килә. Бу бик авыр еллар була. Бригадир булып эшләгән әтисен колхозда атлар үлгән өчен төрмәгә ябалар. Аның бер гаебе дә булмый. Терлекләрне колхозга җыюын җыялар, ләкин ашатырга бернәрсә дә булмый... Ә менә бабалары колхозга керми, шуның өчен аны салымнар белән тилмертәләр. Нәтиҗәдә ул күчеп китәргә мәҗбүр була, ләкин озакламый Урал якларында эшләргә кешеләр туплау турындагы таныклык белән кире кайта. Алар Молотов шәһәре тирәсенә барып урнашалар, озакламый әтиләре дә алар янына килә. Ләкин монда төпләнеп кала алмыйлар: өлкәннәрнең паспортларын тикшерә башлыйлар, ә әтиләренең төрмәдән чыгу турындагы белешмәдән башка документы булмый. Эштән дә чыгаралар, төрле җирләрдә шабашкада йөреп туйганнан соң, Коровниковлар безнең якларга килеп чыгалар. Җәй көне әтиләре төрле авылларда мәктәпләр, ат абзарлары, МТСлар төзеп йөри, ә кышларын итек асларына сала, башка эшләр башкара. Паспорт алгач, башта -Кимда, ә аннары Тенишевога күчеп яшиләр.
    Александр Михайлович алты класс кына тәмамлап кала, җиденчедә кыш уртасына кадәр генә укый, аннары совхозда эшли башлый, чөнки эшләмәүчеләргә көненә - 500 грамм, ә эшчеләргә бер килограмм икмәк бирәләр. Ачлык аны әнә шулай бик иртә эш арбасына җигә.Сугыш башланганда ул ат караучы булып эшли. Өч ай армия курслары үтә, аларны монда атарга, окоп казырга, танкларны юк итәргә өйрәтәләр.
    Кырык икенче елда, унсигез яше тулгач, хәрби комиссариатта соңгы чакыру комиссиясе үтә. Буе бер метр 52 сантиметр, авырлыгы - 47 килограмм... Казан вәкиле аптырап, башын гына селки, табиблар да аны хезмәткә яраксыз дип табалар. Ләкин комиссия һәм аның инструкторы гаҗәпләнеп: "Ничек инде, мин аны никадәр вакыт юкка өйрәттемме?" -дип сорый.
    Кыскасы, аны яраклы дип табалар һәм ул Горький өлкәсенең Богородск шәһәрендәге автомәктәпкә эләгә. Монда кабат укыталар һәм армия колоннасында машина йөртү таныклыгы тапшыралар. Аннары өч көнлек коры паек бирәләр дә, терлек ташый торган вагоннарга төяп Мәскәүгә озаталар, монда 127нче автобатальон оештырыла. Бер айга якын эшелоннар йөкләр төйиләр, Сталин заводында эшлиләр. Монда ачлыктан тилмерәләр, яшь, таза вакыт, һаман ашыйсы килеп тора. Шуңа күрә фронтка ыргылалар. Анда һәр адымда үлем сагалап торуын белсәләр дә, бернигә карамыйлар, башта туйганчы ашау уе гына. Александр Михайловичның язуы матур була, шуңа күрә аңа писарь булып калырга кушалар, ләкин ул риза булмый. "Менә бервакыт безне алырга килделәр, - дип искә ала ветеран, - тезеп куйдылар. Сафта бер күз төшәрлек кеше юк, солдатлар түгел, ниндидер арык гәүдәле, ач күзле кешеләр басып тора..."
    Шулай да ул егермеләп кешене сайлап ала. Алар арасында безнең якташыбыз да була. Александр Михайловичка ЗИС-5 машинасы бирәләр, аны Павчино станциясенә илтергә кирәк була.
    Кышның егерме биш градуслы салкын көне, юлларны кар баскан, фаралар сүндерелгән, руль артында тәҗрибәсез сугышчы...Борылышларның берсендә машина янтаеп ава башлый. Ләкин старшина ярдәменнән ташламый, аның буксир тросы булган икән, тартып чыгаралар. Икенче көнне моторны җылытканда тагын бер хикмәт килеп чыга-машина янында түгелгән бензинга ут каба. Шулай да ул машинаны платформага менгереп куя ала. Шуның белән Александр Михайловичның шоферлык эше тәмамлана. Күрәсең, командирлар аның ЗИС машинасы белән идарә итү көченнән килмәс дип уйлаганнардыр һәм аны зенит батальонына күчерәләр. Әтисе яшендәге остазы аны зениткалар белән идарә итәргә өйрәтә һәм озакламый аларны алгы сызыкка җибәрәләр.
    "Без Украинаның Валуйка станциясенә килеп җиттек, - дип истәлекләрен дәвам итә Александр Михайлович. Бу яшьтә аның шулкадәр төгәллек белән сөйләвенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. - Юллар вагон белән шыплап тулган. Иртәнге якта ике эшелонны озаттылар, алардан соң безне җибәрделәр. Илле чакрымлап үткәч, яралы солдатлар очрый башлады: берәүләрен култыклаганнар, икенчеләре көч-хәл белән үзләре бара... Болар бездән алда киткән ике эшелон солдатлары икән, аларны дошман самолетлары бомбага тоткан. Шунда ук дошман "Юнкерс"лары безнең эшелонны да бомбага тота башладылар. Штурмовикларга һәм бомбардировщикларларга ата торган безнең 37 миллиметрлы вак калибрлы зенит пушкалары батареялары дошман уты астында калды. Ләкин без алданрак ут ачып өлгердек һәм бер самолетны бәреп төшердек. Дөрес, очучылары парашюттан сикерде, ләкин алар ерак китә алмады..."
    Аннары Александр Михайлович хезмәт иткән зенит-артиллерия девизиясе Купинск станциясен, немец танкларын һәм дошманның башка объектларын юк иткән дүртенче мехкорпус аэродромын саклады. Өченче Украина фронты составында алар Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австрия җирләрен азат итүдә катнашты. Ветеран үзенең фронтташ дусларын бик еш искә төшерә.
    Бервакыт, дип искә ала ул, бәрелеш вакытында безгә үз частеннән калган десантчы килеп эләкте. Ул зенитчыларга эләгүенә бик шатланды. "Мин хәзер, һичшиксез, исән калам!"-дип кабатлады. Ләкин бервакыт бәрелеш алдыннан ул ашыга-ашыга әйберләрен җыя башлый, бу Александр Михайловичны шикләндерә. Аның күзәтүләре буенча, әгәр солдат котомкасын җыя икән, ул һәлак була. Бу очракта да нәкъ шулай килеп чыга: мина кыйпылчыгы десантчының нәкъ йөрәгенә тия...
    Коровниковны Ходай үзе саклаган булса кирәк, ул исән-сау кала. Дөрес, берсендә снаряд кыйпылчыгы ботинка үкчәсен теткәләп ташлый, икенче юлы исә муенын сыдырып үтә. Сугыш барган елларда санчастьтә нибары биш көн генә ятып чыга. Бусында да үз гаебе белән - машинадан саксызрак сикереп төшеп аягын авырттыра. Хәрби табиблар аны тиз дәвалый. Сугыш тәмамланганда ул хезмәт иткән полктан нибары биш кенә солдат исән кала…
    Коровниковның сугышчан бүләкләре арасында "Белградны азат иткән өчен", "Будапештны алган өчен", "Венаны алган өчен", "Сугышчан батырлыклар өчен" медальләре бар. Австрия башкаласын азат иткәндә урам сугышларында катнашканы өчен Александр Михайлович Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне Австриядән 150 километр ераклыкта тукталган хәрби частьтә ишетә.
    Әле сугыштан соң ике ел Румыниянең Констанца шәһәрендә хезмәт итә, аннары туган ягына кайта. Командиры, бәлки хезмәтеңне дәвам итәрсең, дип озак үгетли, өеңә кайтып иркенләп ял ит, частька өйләнеп килсәң дә бер сүзем юк, дип карый. Әмма солдат ризалашмый. Тизрәк туган төбәгенә кайтасы килә аның…
    Александр Михайлович тыныч тормышка кайткач төзелеш цехында эшли, терлекчелек бригадиры, фермада идарәче була. Тенишеводан Подивановога (элек шулай атала иде) күченеп яши башлыйлар. Нинди генә эшкә кушсалар да, беркайчан карышып тормый. Армиядә алган чыныгуның да файдасын күп тоя. Сугыш аны күп нәрсәләргә өйрәтә. Лаеклы ялга чыгуына да күп еллар үткән, хатыны Валентина Георгиевна белән бүгенге тормыштан беркайчан да зарланмыйлар. Уллары Геннадий да алар белән бергә яши. Икенче уллары да шушы поселокта гомер итә, ә менә кызлары - Болгарда. Кайгы-хәсрәтне, сугыш авырлыкларын күп күргән әти-әниләре һәрчак балаларының җылы кайгыртуын тоеп тора. Әйе, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән өлеш керткән, безгә тынычлык бүләк иткән бу кешеләр алдында без мәңгегә бурычлы.
    Гаилә архивыннан алынган фотолар.

    Теги: 9 май
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: