Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Авылның горурлыгы

    Гомеренең җитмеш елын үсеп килүче яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин турында калын китап язарга була. Шуңа күрә аңа хөрмәт йөзеннән авыл Мәдәният йортында туксан яшь тулуга багышлап уздырылган юбилеена халык күп җыелган иде.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Бу көнне юбилярның урыны сәхнә түрендә булды. Авылның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, мәктәп укучылары Зиннәтулла агага җырлар һәм дәртле биюләр бүләк иттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Җирлек башлыгы Мансур Нугаев, мәктәп директоры Әнисә Булатова, китапханәче Флера Хәйретдинова, элеккеге укытучы Гаммар Фәйзиев, мәчет имамы Рамил Галимов һәм башкалар Зиннәтулла агага йөрәк түреннән чыккан изге котлауларын җиткерделәр, исәнлек, һаман да шулай шат күңелле, көләч йөзле булып калуын, моннан соң да авыл тормышының үзәгендә кайнап яшәргә насыйп итсен иде, дип теләделәр.
    Чыннан да, Зиннәтулла Гыйззәтулла улы һәрвакыт бөтен вакыйгаларның үзәгендә, һәркемнең күз уңында, дияргә мөмкин. Туксанын тутырса да, авылдашлары үзен җирле Советка депутат итеп сайлыйлар, ә ул аларның ышанычын тулысынча аклый. 1951 елдан алып бүгенгә тикле мәктәптәге "Туган як" түгәрәгенә җитәкчелек итә, укучылар белән җиң сызганып туган як тарихын өйрәнәләр. Шулай да аның иң зур хезмәте -- мәктәп музее. Әле 1965 елда ук Зиннәт аганың җиңел кулы белән төзелгән бу музейның бусагасын атлап керүгә күңелне мең төрле хисләр биләп ала. Ничәмә-ничә еллар дәвамында ул хезмәттәшләре һәм балалар белән бөртекләп дигәндәй әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия булган материаллар туплаган. Монда туган җирләрен яклап башларын салган батырларны үз куенына сыендырган "Изгеләр зираты", даны тирә-якларга таралган авыл базары турындагы мәгълүматлар белән танышырга була. Базар дигәннән, Иске Рәҗәпкә төрле товар сатып алу өчен Казан, Мәләкәс һәм башка шәһәрләрдән халык күп килгән. Музейда фронттан килгән хатларны да кадерләп саклыйлар. Туганнарына һәм якыннарына атап язылган өчпочмаклы бу солдат хатларын укыганда күңел сыкрап куя. Үткәннәр турында сөйләүче бихисап документлар, фоторәсемнәр, төрле белешмәләр бик зур кыйммәткә ия. Аларда тарихыбызның бер өлеше чагыла. Ә тарихны белергә кирәк, чөнки тарихын белгәннең генә киләчәге бар.
    Иске Рәҗәп халкы сугыш елларында һәлак булучылар һәм сәяси репрессия корбаннары хөрмәтенә мемориал төзү инициативасы белән чыкканы өчен дә рәхмәтле Зиннәтулла агага. Төзелеш эшләре белән дә күбесенчә ул җитәкчелек иткән. Мемориалга 300 дән артык кешенең исем-фамилиясе алтын хәрефләр белән язылган. Старый Баранның (авыл элек шулай аталган) Иске Рәҗәп авылы итеп үзгәртелүенә дә аның өлеше кергән. Ул 1958 елда СССР Югары Советы Президиумына хат яза, аның үтенечен канәгатьләндерәләр. Район ветераннар советы рәисе Михаил Тюленев юбилярны күптәннә белә. "Бу кешенең күзләреннән әле дә нур бөркелә, районның җәмәгать тормышында аннан да уникальрәк кешене белмим", дип әйтүе дә күп нәрсә турында сөйли. Район энциклопедиясе өчен белешмәләр туплаганда Иске Рәҗәп халкы турында төгәл материаллар тәкъдим иткәне өчен дә юбилярга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов халыкка мөрәҗәгать итеп, бу кешенең авыл һәм, гомумән, район тормышында нинди роль уйнавын ассызыклап үтте. Аны олысы да, кечесе дә ихтирам итә, аеруча -- мәктәп укучылары. Шулай булмый, ул бит әле дә күп вакытын шулар янәшәсендә үткәрә. Бер генә баланың да соравын җавапсыз калдырмый ул, аркаларыннан сөеп тәмле теле белән җавап бирә.
    Үзенең балачак еллары авыр һәм газаплы елларга туры килгәнгәдер инде, аның балаларга карата мөнәсәбәте җылы һәм дустанә булуына үзем дә игътибар иткәнем бар. Ызандаш Әлки районының Апак авылындагы урта хәлле крестьян гаиләсендә туган ул. Бик яшьли ятим калган. Әтисе Гыйззәтулла гражданнар сугышында алган җәрәхәтләрдән терелә алмыйча үлеп китә, бу вакытта малайга биш кенә яшь була. Өч елдан соң әнисе Ләйлиҗиһан да якты дөнья белән хушлаша. Ятим калган дүрт баланы (апасы Мәгълүмә һәм 1927 елда туган игезәк энекәшләрен) әтисенең атасы Гатаулла Фәтхуллин үз тәрбиясенә ала. 1934 елның язында Хәсән белән Хөсәенне Димитровградтагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар йортына бирәләр, ә менә Мәгълүмә белән Зиннәтулланы Казанның балалар йортына илтеп тапшыралар. Укуын Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында башлаган Зиннәтулла соңыннан туган авылында дәвам итә. 3нче классны тәмамлагач, әнисенең туган авылы Иске Рәҗәптә яшәүче Мәрьям Сафина аны асрамага ала. Бу авылны Зиннәтулла ага үзенең икенче ватаны дип атый.
    Мәктәптә укыганда ук инде ул җәмәгать эшләренең үзәгендә кайный, комсомол оешмасы секретаре, өлкән пионервожатый була. Армиягә дә мәктәп эскәмиясеннән китеп, 1951 елның августына кадәр ил алдындагы изге бурычын үти. Орудие командиры булган, майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән, Япон армиясенә каршы сугышларда катнашкан.
    Фронтка киткәндә, әгәр үтермәсәләр, кайткач укытучы булам, дип вәгъдә биргән була. Күкрәген орден-медальләр белән тутырып кайткан егет вәгъдәсен үтәп Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Мәктәптә хәрби әзерлек нигезләре, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән укыта, директор, завуч була. РСФСР Халык мәгарифе отличнигы һәм Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге намуслы хезмәте өчен ТР Мәгариф министрлыгының бик күп Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булган.
    Зиннәтулла ага турында озак сөйләргә мөмкин. Күпләр аны аяклы энциклопедия, дип тә йөртәләр. Чөнки бер кыенлыкларсыз теләсә нинди сорауга җавап бирә ала ул. Хәтеренә дә таң калырлык. Мәсәлән, әти-әнисе үлгәннән соң сеңлесе һәм энеләре белән хәер сорашып йөрүләрен аермачык хәтерли.
    Бер телем ипи белән пешкән бәрәңге кисәге бирсәләр, башларыбыз күккә тия иде, дип сөйли ул күз яшьләрен сөртеп... Никадәр генә кыен булса да, үзендә язмыш сынауларын җиңәрлек көч таба алган бу кешегә сокланмый мөмкин түгел. Хатыны Сания апа белән (ни кызганыч, гомере бераз иртәрәк өзелгән) дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Дүртесе дә югары белемле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Ришат, мәсәлән, медицина институтын тәмамлап Зәй районы хастаханәсендә эшли, баш табиб урынбасары, Резедә чит телләр факультетында белем алган, кечеләре Илгиз Казанда механик булып эшли. Ни кызганыч, олы улларын гына мәрхәмәтсез үлем иртә алып киткән. Бу югалту әле дә ветеран йөрәгендә төзәлмәс яра булып тора.
    Тормыш гел сынаулардан гына торса да, Зиннәт ага язмышның кырыс җилләренә бирешмичә үзе салган сукмактан горур атлавын дәвам итә. Еллар картайтса да, күңеле белән һаман да яшь әле ул...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: