Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Авылларда эшнең иң кызу чагы...

    Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы ы урып-җыю эшләрен оешкан төстә алып баралар.

    Үткән еллардагы кебек, механизаторларга шактый мәйданнарда урып-җыю эшләре башкарырга кирәк. Бөртекле культуралар бу хуҗалыкта 1500 гектар мәйданны алып тора. Шуңа күрә механизаторлар булган техникадан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга тырышалар һәм үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу турында кайгырталар.

    Игеннәр күптән инде өлгергән, ләкин культураларның дымлылыгы югары булганлыктан, урып-җыю эшендә кыенлыклар китереп чыгара. Шуңа күрә алар өлгергән мәйданнарны гына сайлап алып суктыралар. Шуңа да карамастан, механизаторлар югары күрсәткечләргә ирешәләр. Хуҗалыкта сан артыннан кумыйлар, иң мөһиме -бөтен эшне яхшы сыйфат белән башкарырга тырышалар.

    Тәҗрибәле комбайнчылар Александр Карпеев белән Александр Барыгин басуга беренчеләрдән булып чыктылар. Куәтле "Дон-1500" комбайннарында алар кайбер көнне 50шәр тоннага якын ашлык суктыралар. Урак башланганнан бирле аларның һәрберсе ындыр табакларына 300 тонна ашлык озатты.

    Реклама

    "КамАЗ" машинасында эшләгән Сергей Платоновның да мәшәкатьләре җитәрлек. Ул суктырылган ашлык ындыр табагына ташый. Алдан ук ышанычлы ремонтланган машинасы белән вакытның кадерен белеп, үз бурычына җаваплы карап эшли. Көненә басулардан 300 тонна ашлык ташый. Ул шулай ук эшкәртелгән ашлыкны складларга да ташырга өлгерә.

    Көннәрнең аяз торуы уракта эшләүче бөтен кешегә дә уңай һәм үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен алар бөтен көчләрен бирәләр.

    Бу хуҗалыкта сабан культураларының уңышы һәр гектардан кайбер урыннарда 25 центнерга җитә. Бу инде уртак тырышлык нәтиҗәсе.

    Руслан Хәмидуллин фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: