Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Александр Семушкин: «Флот Ватанны яратырга өйрәтә!»

    Бүген Хәрби Диңгез Флоты көне билгеләп үтелә.

    Ел саен шушы көнне шәһәр урамнарында төрле елларда флотта хезмәт иткән кешеләр бергә җыелып, корабларын, иптәшләрен искә алалар. Флот киеменең кадерен белгәнгә күрә, башларында бескозырка, ә өстә тельняшка була. Бескозырка тасмаларында исә алтын хәрефләр белән язылган Россия Флотларының исемнәре ялтырый.

    Бәйрәм алдыннан редакция Болгарда яшәүче кичәге диңгезченең тормышы турында күбрәк белергә булды.

    Әңгәмә турында килешү җиңел булмады, чөнки Александр Николаевич алай ачылып сөйләшергә яратмый икән. Шулай да яраткан район газетасына ризалыгын бирде. Адрес буенча килеп җиткәч, бусагада безне горур сынлы, кырыс карашлы һәм чәчләренә чал төшкән урта яшьләрдәге ир-ат каршы алды. Чын мәгънәсендә капитан инде.

    Семушкин белән әңгәмә кызык булып чыкты. Яшь егет Саша бик яхшы билгеләргә Казан авиация техникумын тәмамлый һәм юллама буенча Себер якларына, Печора шәһәренә китеп бара...

    – Печорада аэропортта эшләдем. Аннары армиягә барырга кирәк, дип уйладым. Хәрби комиссариатка үз теләгем белән килдем. Миңа 70б командасы бирделәр. Аннары гына су асты көймәсендә хезмәт итәчәгемне белдем.

    Александр канатлы ракеталар белән идарә итү һәм төзәү буенча белгечләр әзерләүче ротага эләгә. 9 ай укыганнан соң су асты көймәсендә хезмәт итә башлый. Кабинет җитәкчесеннән мичманга кадәр күтәрелә. Александр Николавичка флотта калырга тәкъдим итсәләр дә, баш тарта. Хәзер моңа нык үкенә.

    – Калырга кирәк булган, – дип ямансулый ул. – Тик флотның үзендә калырга кирәк. Учебкадан флотка китүе дә авыр, дәрәҗәләрне дә сирәк бирәләр.

    Безнең очрашуга Александр Николаевич алдан әзерләнеп куйган. Интернетта крейсерлар, ракеталар, ул курсантларны укыткан бинаның фоторәсемнәрен тапкан. Владивосток шәһәрен караганда, тагын моңсуланып китте.

    – Бик матур шәһәр... Хәзер менә интернетта теләсә нәрсәне табарга була. ә безнең вакытта фотоаппарат белән корабка кергән өчен дә чираттан тыш наряд бирәләр иде. Гаебең булса – бар, мең ярым кешегә бәрәңге чистарт.

    Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр исә флотта нәкъ Александр Дюма романнарындагы кебек. Авыр минутларда һәрвакыт бер-беренә ярдәмгә киләләр. Флотта хезмәт итүчеләргә элек-электән батырлык, бердәмлек, намус кебек сыйфатлар хас булган. Шулай да әледән-әле мәзәк хәлләр дә чыккалаган.

    – Заданиедә көймәгә каршы оборонаны үткәндә ВИПС (имитация патроннарын ату җайланмасы – ред.) төзедек. Ул су асты көймәсе гүләвенә охшаган тавыш чыгара, ә көймә бу вакытта аккумуляторларын кабызып, квадраттан китә. Атабыз, ә җайланма атмый. Бераз көтеп тордык. Икенче җайланма без яши торган отсекта иде. Аны чыгарганда, ул диванга төшеп яна башлады. Янгын сүндерү җайланмасын сүттек, ә ул ике тапкыр күбекле һава өргәч, тынып кады. Отсеккка төтен таралды, янгын чыкты. Ут сүндергечләр эшләми. Нишләргә? Безнең белән хезмәт итүче Сережа Брагин гына югалып калмады. Шунда төшке ашка дигән компотлы кәстрүл тора иде. 30 литрлап бардыр. Утка шуны сибеп сүндерде. Ә без компотсыз калдык.

    Шунысын да әйтергә кирәк, Болгарда диңгезчеләрнең үз һәйкәлләре бар. Истәлек билгесен кую инициативасын инде дистә ел чамасы районның кичәге диңгезчеләрен берләштергән ветераннар советы тәкъдим иткән.

    – Хәзер мин сезгә безнең диңгезчеләр турында видео да күрсәтәм. Үзем ясыйм. Видео монтажлау өчен берничә программа таптым, шулай өйрәндем. Һәйкәлне дә үзебез җыйган акчага салдык.

    Эскиз ясау, билге өчен кирәкле материаллар сатып алу һәм башка эшләр – боларны барысы да диңгезчеләр үзләре башкарганнар. Ә бу исә аларның бердәм көч булуына тагын бер дәлил.

    Аннары Семушкин ясаган тагын бер фильмны карыйбыз. Бу юлы ул кичәге диңгезченең тагын бер мавыгуына багышланган. Александр Николаевич иске Куйбышевны яңартырга хыяллана. Әлегә картада гына.

    – Зур эш башкардым. әллә никадәр архив документларын, фотоларны күтәрдем, шәһәрнең өлкәннәре белән сөйләштем. Үзем урыннарны карап йөрдем. Хәзер картада урамнарның элеккеге исемнәре, йорт номерлары да бар. Элек бу урында йорт булуын ничек белергә? Гадәттә, иске нигез урыннарында кычыткан котырып үсә. Каядыр фундамент калдыклары саклана. Рәсемгә төшерәм, фотоның кая төшерелгән урынын билгелим, телефонны компьютерга тоташтырам һәм картада шушы урынны билгелим.

    Картографиядән тыш, Александр Николаевич кораб модельләре ясау белән дә мавыга. Коткару шлюпкалары, корабның орудиеләрен, трапларын һәм мачталарын искиткеч төгәллек белән кәгазьдән ясый. Һәр модель – бай тарихлы судно. «Адмирал граф Шпее», «Свердлов» крейсеры һәм тагын берничә кораб.

    – Менә «Курск» көймәсе. Сатып алынган модель. Сатып алуы җиңел, акчаң гына булсын, ә менә үзең ясау... Менә тагын бер яраткан шөгылем бар (кармакка күрсәтә).

    Бу шөгыльләреннән тыш, машинада да тегә белә икән. Хәрби Диңгез Флоты көненә истәлек билгесе янындагы флагларны яңарта.

    – Иске тегү машинасыннан файдаланмыйм, «Чайка» алып куйдым. Аны бераз үзгәртеп ясадым, интернет аша движокка заказ бирдем. Хәзер менә педальгә генә басам. Флагларны инде тегеп бетердем диярлек.

    Кичәге диңгезче белән аралашканнан соң, шуны аңлыйсың: флотта гаҗәеп кешеләр хезмәт итә икән. Флот авырлыкларны җиңәргә, чын дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Минемчә, элеккеге диңгезчеләр булмый, алар гомерлеккә җаннары белән диңгезгә береккән.

    Саубуллашыр алдыннан газета өчен фотога төшәбез.

    – Ничә ел үтте, ә күз алдында бар да кичәге кебек тора, – дип моңсулана диңгезче. – Флотта хезмәт иткән кеше бу хакта беркайчан онытмый. Чынлап та шулай икән. Тормыш мәктәбен намус белән үтә алуым белән мин дә горурланам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: