Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Алдынгы тәҗрибәне – безнең кырларга

    "Хузангай" хуҗалыгының урып-җыю отряды 1200 гектар мәйдандагы борчак һәм көзге бодайны санаулы көннәр эчендә җыеп алды. Ашлык җыю тулысынча аеры алым белән алып барылды. Шактый югары уңыш биргән бодайның һәм борчакның сыйфаты да югары.

    Олег ПАХОМОВ
    Яңгырлар явып тормаса, урып-җыюны тагын да иртәрәк төгәлләгән булырлар иде. Көзге бодай биләгән 150 гектар чамасы мәйданны бик тиз җыеп алсалар да, борчак мәйданын яңгыр астында суктырырга туры килде. Шулай да бу тәүлегенә 800 гектар мәйданда уңышны теземнәргә салып, суктыра ала торган отрядның эш темпларына артык зур йогынты ясамады.
    Моның өчен хуҗалыкта махсус механикалаштырылган отрядлар оештырылган. Мәсәлән, уңышны уруда югары җитештерүчән "МакДон" комбайннары эшли, алар тиз арада зур мәйданнарда ашлыкны теземнәргә сала. Алар артыннан 20 машинадан торган комбайннар отряды килә, аларның күпчелеге - ышанычлы "Акрос", "Нью-Холланд" һәм башка комбайннар.
    - Спас районындагы 1200 гектар - "Хузангай" хуҗалыгы җирләренең бик аз өлеше генә, - ди агроном Юрий Льдинов. - Әлки районындагы җирләрне дә исәпкә алсаң, безнең кырлар 20 мең гектардан артык. Гадәттә, без августның егермеләренә бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп бетерәбез. Хәзер үк бу культуралар биләгән мәйданнарның яртысыннан уңыш җыеп алынган.
    Унбиш ел эшләү дәверендә әлеге хуҗалык эшкәртә торган җирләрне егерме тапкырга диярлек арттырган. Эшчәнлекнең төп юнәлеше - үсемлекчелек, алар үзләре үстергән культураларны эшкәртү буенча зур производство комплексына нигез салулары белән аеруча горурланалар. Мәсәлән, тегермәндә бодай тарттырып, үзләре ясаган оннан үз пекарняларында ипи пешерәләр һәм аны халыкка саталар. Шулай ук берничә төр ярма эшләү, бөтен һәм вакланган борчак җитештерү җиһазлары бар. Аннары продукцияне үзләренең механикалаштырылган линиясендә пакетларга тутыралар. Макарон ясау цехы эшли, үзләре үстергән көнбагыштан салкын сыгу алымы белән рафинадланмаган сыек май ясыйлар. Иң мөһиме - "Хузангай" хуҗалыгында җитештерелгән продукция экологик яктан чиста, табигый, анда бернинди катнашмалар юк. Шуңа күрә Бөтенроссия, хәтта халыкара күргәзмәләрдә лауреат исеме юкка гына бирелми.
    Моннан тыш, инвестор Иван Казанковның ярдәме белән Хузангайда 108 урынлы мәктәп төзегәннәр, хастаханә салганнар, үзәк урамга юл ясаганнар. Күптән түгел өч гектар зурлыгында буа ясаганнар, халык алтын гөмбәзле яңа чиркәүгә йөри. Тирә-як авыллардан килеп эшләгән кешеләр өчен торак йортлар төзиләр. Яңа барлыкка килгән урамга Яшьләр урамы дигән исем биргәннәр.
    Яңа оештырылган авыл хуҗалыгы кооперативы безнең районда да үз эшен башлап җибәрде, ул Кузнечиха янындагы буш җирләрне алып эшкәртә башлый. Әнә шулай җирнең яңа хуҗасы барлыкка килә, ә авыл механизаторлары эшкә тотына. Бүгенге көндә Кузнечиха авылыннан 13 кеше "Хузангай" хуҗалыгында эшли, барысы да эш шартларыннан канәгать. Алар арасында инде дистә елдан артык К-701 тракторында авыл хуҗалыгы коперативы җирләрен эшкәрткән Александр Спирьков һәм Иван Сарандаев та бар. Бүгенге көндә алар җирне туңга сөрү белән мәшгуль. Ун машианадан торган механикалаштырылган звено составында алар 2 мең гектардан артык җирне сукалаганнар.
    Басуларны эшкәртү өчен куәтле К-701 тракторларына тагылган Лемкен сабаннары җирне тирән һәм тигез сөрергә мөмкинлек бирә. Бу хуҗалыкта җир эшкәртүнең традицион алымнарын кулайрак күрәләр, үсемлекләрне тукландырганда да өстәмә алым кулланалар. Чәчүлек материалына да зур игътибар бирелә. Мәсәлән, көзен безнең районның кайбер хуҗалыкларында кулланыла торган "Скипетр" сортлы көзге бодайны чәчәргә җыеналар. Агротехника чараларын җиренә җиткереп башкару шактый югары һәм сыйфатлы уңыш алырга мөмкинлек бирә. Быел да һава шартлары коры булуга карамастан, көзге бодайның һәр гектарыннан 22-23 центнер уңыш җыеп алганнар, аның барысы да диярлек өченче класс белән үткән. Борчакны һәр гектардан уртача 23-24 центнер җыеп алганнар, бу агымдагы ел өчен шактый яхшы күрсәткеч.
    Күршебезнең тәҗрибәсе авыл кооперативларының авыл җирендә шактый уңышлы эшли алуын күрсәтә. Моны безнең артта калган хуҗалыкларда да оештырырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: