Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Аларның исеме онытылмас

    Узган якшәмбе көнне Кузнечихада тантаналы рәвештә авыл янында 1941 елның 9 ноябрендә, җаваплы задание үтәгәндә һәлак булган очучыларга һәйкәл ачылды. Чара илебездә Россия Һава флотының 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналарга туры килде.

    Владимир Корнилов.
    "НЖ".
    Билгеләнгән вакытта очучылар күмелгән җирле зиратка халык җыела башлады. Алар арасында авыл кешеләре, мәктәп, учреждение хезмәткәрләре, җәмәгать оешмасы вәкилләре дә бар иде. Митингны авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов ачып җибәрде. Аннары БГИАМЗның "Сувар" филиалы мөдире Нинель Садриева ерак кырык беренче елда булган фаҗига турында сөйләде.
    Ул чакта фронтта хәлләр бик катлаулы була. Немецлар Мәскәүгә ыргыла, оборона корылмалары хәтта Казан янында да төзелә. Илебезнең көнбатыш ягында урнашкан промышленность объектларын Идел, Урал, Себергә эвакуациялиләр. Заводлар күчеп киткәч, продукцияне җитештерү туктап тора, ә фронтка корал, техника, самолётлар, моторлар, запас частьләр, сугыш кирәк-яраклары кирәк. Шундый заводларның берсе Казанда урнаша. Очучы Сергей Муравьёв һәм бортмеханик Константин Пряничниковтан торган ПС-40 (СБ фронт бомбардировщигының гражданский варианты) самолёты экипажы Саратов заводыннан Казан заводына кирәкле детальләрне алып кайтырга тиеш була.
    Көн бик салкын, кар явып тора. 7 һәм 8 ноябрьләрдә дә көчле кар ява. Аның туктавын очучылар Саратовта көтәләр. 9 ноябрьдә кояш чыккач, һава торышының тиздән үзгәрәчәге билгеле булса да, экипажга күтәрелергә рөхсәт бирәләр. Заводта конвейер туктап калганга күрә, очучылар бик ашыгалар. Казанга җитәргә бер сәгать калгач, көн тагын да бозыла. Шуңа да карамастан, алар очышны дәвам итәләр, аннары көн бозылып, берни күренми башлый. Казан аэродромы, көн бозылганлыктан, самолетны кабул итми һәм алар Куйбышевка төшәргә булалар. Көн тагын да бозыла һәм караңгы төшә. Экипаж җир белән ориентир ясамакчы булып, болытлардан аска төшәргә була. Очучылар астагы кара урманны һәм аның артындагы кар баскан басуны гына күреп калалар, шул минутта самолетлары җиргә төшеп шартлый...
    Бу фаҗига турында Бөек Җиңүнең 30 еллыгы алдыннан Кузнечиха урта мәктәбе укучыларына җибәргән хатында һәлак булган батырларның дусты, очучы Игорь Чугунов әнә шул турыда язган була. Ул шулай ук очучыларның хатыннары, балалары калуы турында яза. Сергей Муравьев - Мәскәүдә, ә Константин Пряничников Казанда туган була. Нинель Мәсгут кызы хат авторы белән озак вакытлар хатлар алышып тора һәм ул бу очучыларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен күп эшли. Хәзер ул аларның туганнарын эзләүгә кереште һәм ул максатына ирешер, дип уйлыйбыз.
    Митингка җыелган халык алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина чыгыш ясады һәм ул һәйкәлне куярга ярдәм иткән бөтен кешегә рәхмәт белдерде. Шулай ук район хәрби комиссары Илһам Мидхәтов, "Отечество" оешмасы җитәкчесе Александр Коноплев чыгыш ясады. Бу берләшмә республикада алып барылган бөтен патриотик эшкә җитәкчелек итә, каты сугышлар барган Новгород, Ленинград, Смоленск җирләренә, Волгоград өлкәсенә эзләнү отрядлары җибәрә. Укучылар кунаклар алдында шигырьләр укыдылар. Чыгыш ясаучылар илне дошманнан саклап һәлак булучыларның исемнәре мәңге халык күңелендә булырга тиеш, дип басым ясадылар. Җиңү бик күп корбаннар биреп яуланды.
    Менә мәрмәр ташның япмасын алдылар, һәйкәл тере чәчәкләргә күмелде. Бөек Ватан сугышы тарихына тагын бер бит өстәлде, солдат кабере чәчәкләрдән өзелмәс. Һәлак булганнарга мәңгелек дан!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: хәтер
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: