Аларның көче – бердәмлектә!
Игорь Планин хуҗалыгында төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.
Игорь Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы – райондагы эре һәм тотрыклы хуҗалыкларның берсе.
Чәчүлек җирләренең гомуми мәйданы гына да 4680 гектарга җитә. Шуңа күрә, басуларда үстерелгән ашлыкны тулысынча җыеп алу өчен хуҗалык механизаторларына никадәр көч һәм тырышлык куярга туры киләчәген күз алдына китерү читен түгел. Хуҗалык фермасында күп итеп мал асрыйлар, ит һәм сөт җитештерәләр, төп культуралар белән бергә майлы культуралар үстерүгә дә игътибар бирәләр. Быел исә Планин хуҗалыгында яңа культура – сыра кайнатканда куллана торган «Деспина» сортлы арпа үстереп карарга булганнар. Районда мондый төргә керә торган арпаны моннан егерме ел элек игеп караганнар.
Барысын да кадрлар хәл итә
Игорь Планин хуҗалыгы кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителгән. Шулай да иң мөһиме – кешеләр. Николай Федоров, Андрей Исаев, Юрий Кузнецов, Иван Никитин, Алексей Удалов, Виктор Шелкунов иртәдән кичкә кадәр басуда ашлык суктыра. Ындыр табагына кайтарылган алтын бөртекләрне тиз арада сортировка аша чыгарып чистарталар һәм җилгәрәләр. Шуннан соң басулардан кайтарылган ашлыкны саклау өчен келәтләргә салалар.
– Механизаторлар үзләренә тапшырылган бурычны намус белән үти, коллективта очраклы кешеләр юк, – ди Планин. – Аеруча Сергей Макаров, Зөфәр Миндубаев, Андрей Рубцов, Сергей Ануфриев, Александр Ануфриев, Владимир Андронов, Сергей Спирчагов, Евгений Борюшкинны билгеләп үтәсе килә. Барысы да тырыш һәм тәҗрибәле егетләр, нәрсәгә тотынсалар, шуны булдыралар. Беркайчан сынатканнары юк, быел да удар темплар белән эшлиләр.
Хуҗалыкта мондый уңганнарга кадер-хөрмәт һәрвакыт зур, Игорь аларның барысы турында да тигез кайгырта. Басуда эшләүчеләрне көн саен ике тапкыр ашаталар. Татьяна Аблязева белән Любовь Талалаева пешергән ашларны игенчеләр һәрвакыт мактый. Хуҗалыкның үз ашханәсе дә бар. Әмма механизаторлар кырда ашарга ярата. Болай иткәндә вакытны янга калдыралар, саф һавада ризык та тәмлерәк.
Әтисе эшен улы дәвам итә
Комбайнда еллар дәвамында бай тәҗрибә туплаган һәм кырда сыналган механизаторлар эшли. Яшьләр дә юк түгел. Павел Федонинга әле 26 яшь кенә. Егет инде игенче хезмәтенең никадәр катлаулы һәм шул ук вакытта мактаулы булуын үз мисалында сынарга өлгергән. Ул, мәсәлән, өченче ел инде район игенчеләре арасындагы ярышта югары нәтиҗәләргә ирешә. Хуҗалык җитәкчесе тәҗрибәле һәм яшь механизаторларның бер команда булып эшләвенә шатлана. Александр Бурмистров, Талип Әхмәтвәлиев, Андрей Стаценко, Николай Комаров кебек остазлар яшьләргә теләсә кайчан ярдәм кулы сузарга, файдалы киңәшләр бирергә әзер тора.
– Александр Миронов – хуҗалык инженеры, Андрей Тареев – аның ярдәмчесе. Бөтен эшләрне тулысынча контрольдә тоталар. Кирәк вакытта тәнкыйтьләп тә алалар. Шунсыз булмый да. Кеше ялгышырга да мөмкин бит. Хатаны вакытында күрергә һәм төзәтә белергә кирәк, – ди Павел.
Хуҗалыкта әти-бабалары эшен дәвам итүчеләр дә бар. Михаил Владимиров – шундыйларның берсе.
– Бабам Александр Владимиров К-700 тракторында эшләде, – ди Михаил. – Гел алдынгылар рәтендә булды, эшкә эленке-салынкы караучыларны яратып бетермәде, таләпчән һәм гадел иде ул. Аннары әти – Владимир Владимиров тракторда эшләде. Мәктәптән соң мин дә авылда калдым. Җир эшен яратам. Теләгән кеше бәхетне авылда да таба ала.
Эшләрнең кызган чагы!
Бу арада туктаусыз яуган яңгырлар механизаторлар эшенә беркадәр төзәтмә кертте. Игорь Планин хуҗалыгында арпаны 620 гектардан җыеп алганнар. Тагын 350 гектар суктырасы калган. Хуҗалыкта арпаның яңа сортына зур өметләр баглыйлар. Басулардан әле тагын 1107 гектардан көзге бодай, 200 гектардан катнаш азыклар җыеп аласы бар. 972 гектарны соя һәм 1100 гектарны көнбагыш били.
Һәр гектардан уртача 50 центнерлап уңыш чыга.
– Бу узган елгыдан ике тапкырга күбрәк, – ди Игорь Планин. – Быел һава торышы әйбәт булды, минераль ашламаларны да җитәрлек итеп кулландык, төрле химикатлар белән эшкәртеп чыктык.
Фермерны яңгырлар куркытмый. Дөрес, басуларның кипкәнен көтәргә туры килә. Әмма яңгырлар да бик кирәк.
– Дөрес, яңгыр эш темпларын киметә, әмма ашлыкның сыйфатына артык зыяны юк, – дип аңлата хуҗалык җитәкчесе. – Сабан культуралары, соя һәм көнбагыш өчен аеруча файдалы. Көннәр коры торганлыктан, туфракта дым бөтенләй беткән иде. Кайбер урыннарда хәтта җир ярыла башлады. Сыра өчен кулланылачак арпага да артык йогынты ясарга тиеш түгел. Озаккарак китсә, җилле яңгыр аксымны юып төшерергә мөмкин. Бу хакта да уйлыйбыз. Дөрес, синоптиклар бу атнада көннәр аязачак, дип вәгъдә итә. Тизрәк җылытып кояш чыкканын көтәргә кала.
Планин хуҗалыгы басуларында бүген 6 «Акрос 550» комбайны эшли, суктырылган ашлыкны 8 КамАЗ машинасы ташып тора. Шунысын да әйтергә кирәк, хуҗалыктагы техниканың барысы да диярлек яңа, бу эш темпларында һәм уңышның сыйфатында чагылыш тапмый калмас. Урып-җыю белән бергә киләсе ел уңышы турында да кайгырталар. Көзге культуралар 1000 гектарга чәчеләчәк.
– Быел җирне сөрер алдыннан чүп үләннәре һәм саламны күмдереп калдыру өчен башта дискатор белән эшкәртергә булдык, – ди Игорь Планин. – Яңгырлар туктау белән тирән итеп сөрүгә керешәчәкбез. Киләсе елда да бөртеклеләрдән мул уңыш үстереп алырга өметләнәбез. Бергәләшеп тотынгач, максатка ирешми калмабыз, дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев