Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язны көтсәк тә, болай булыр дип уйламаган идек

Карның тиз эрүе быел шактый мәшәкатьләр тудырды.

Быел кыш безнең якларда кар күп яумаганлыктан, көннәр җылыту белән проблемалар булмас кебек иде. Тик табигать могҗизаларын алдан фаразлап булмый икән. Төнлә туңдырмагач, шуның өстенә көне буе яңгыр да яуганлыктан, кар бик тиз эрде. Урамнарда шаулап гөрләвекләр ага башлады, ә кайбер урыннарны үтеп булмаслык су басты. Нәтиҗәдә шактый хуҗалыклар, юллар, өйләр су басу куркынычы астында калды.
Шәһәр башкарма комитетына бу көннәрдә ярдәм сорап чылтыратучылар күп булды. Космодемьянская, Парк, Ленин, Камский һәм башка урамнарда яшәүчеләрнең һәрберсе үз проблемаларына зарланалар. Кемнеңдер ишек алдын, йорт яны корылмаларын су баскан, кемнеңдер идән астына, базларына су төшкән... Аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.
Мәсәлән, Ленин урамындагы шәхси йортта яшәүче пенсионерларга ашыгып ярдәм күрсәтергә туры килә. Яңгыр канализациясе чокырының тыгылуы аркасында яңгыр һәм кар суы санаулы сәгатьләр эчендә ишек алдына җәелеп, өйгә килеп җиткән. МЧС хезмәткәрләре күршеләр ярдәме белән тыгылган урынны чистартып, җыелган суны суыртып алалар.
Юлларны һәм урамнарны өзлексез тыгылган кардан чистартып тордылар, зыян күрүчеләргә ярдәмгә төрле оешма вәкилләре ярдәм итә. Шулай да мондый хәлләрне булдырмас өчен, йорт хуҗалары үзләре дә тиешле чараларны күрергә, беренче чиратта ишек алдындагы карны түгәргә, канаулар казырга тиеш. Шәһәрдәге яңгыр сулары өчен канализация системасы да тиешле таләпләргә җавап бирми, соңгы көннәрдә бу аеруча ачык күренде.
Карның тиз эрүе аркасында Иске Рәҗәп белән Хмелевка арасындагы автомобиль юлында куркыныч хәл барлыкка килгән. Басудан агып төшкән кар суы 50 метр озынлыкта юл кырыен юа башлаган (ни кызганыч, су торбалары суны агызып өлгертә алмаган). Монда юл эшчеләре ярдәмгә килгән. "Алексеевскдорстрой" эшчеләре ком-гравий катнашмасы җәеп, юлга 120 метр озынлыктагы вал ясап су агымын туктаттылар.
Бу вакытта да юлда хәрәкәт туктап тормый. Бер көн эчендә юлның бу участогына 314 тонна ком-гравий катнашмасы китерелгән. Бу эштә грейдерчы Ринат Абдрахманов, экскаваторчы Рәшит Хөснетдинов, КамАЗ шоферлары Альберт Гайнуллин, Сергей Баскаков, Сергей Егоровтан торган Алексей Никитин бригадасы тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Киләчәктә юлга ремонт ясалачак.
Язгы ташуга әзерләнгән вакытта юл эшчеләре су торбаларын, канауларны тикшергән. Тик һава торышын алдан белеп булмый. Болардан тиешле нәтиҗә чыгарып, киләчәктә көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәк.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев