Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язга әзерлек эшләре график буенча бара

"Болгар Арыш" жәмгыятенең Урта Йорткүл бүлеге механизаторлары тулы көч белән авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерлиләр.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Машиналарны кырга чыгарга хәзерләүчеләрнең эш-мәшәкатьләре күп. Алар агрофирманың Көек һәм Антоновка бүлекләреннән китерелгән тырмаларны ремонтларга тиеш. Моннан тыш, культиваторлар белән чәчкечләрнең күбесен хәзерләп куярга кирәк.
- Язын эшләр күп булачак, - ди генераль директорның беренче урынбасары Илдар Шәрифуллин. - Быел 15 мең гектар чамасы җирдә чәчү үткәрергә җыенабыз. Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен заманча комплекслар белән бергә традицион чәчү агрегатларын да кулланырга уйлыйбыз.
Урта Йорткүл бүлегендә тәҗрибәле механизаторлар һәм белгечләр эшли, алар өчен тиешле шартлар тудырылган. Хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасын төзәтү өчен җылы цех булганлыктан, кышкы салкын көннәрдә дә эшләрне туктатып тормаганнар. Тырмаларны төзәтүгә аеруча зур игътибар бирелә. Бу җаваплы эшне механик Зиннур Әхмәтҗанов җитәкчелегендә Миңнулла Хәсбибуллин, Ринат белән Мөнир Хәмидуллиннар башкарып чыккан, аларга Хәсән Зарипов ярдәм иткән.
- Төзәтелергә тиешле 270 тырманың күбесе әзер, - ди бүлек җитәкчесе Ришат Гәрәев. - Аларга капиталь ремонт ясадык: кайсыларының тешләрен алыштырдык, кайберләренекен озынайттык. Кабул итү вакытында күрсәтелгән кайбер кимчелекләрне тиз арада төзәтергә җыенабыз.
Чынлап та, агрегатларны бик җентекләп кабул иткәннәр. Илдар Шәрифуллин баш агроном Александр Маркин белән бергә озын линейка ярдәмендә тырма тешләрен тикшергәннәр, норма буенча алар бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Бер сантиметрга читкә тайпылу инде зур кимчелек булып санала, чөнки бу кыр эшләренең сыйфатына зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә хәтта вак-төяк кимчелекләрне дә юк итәргә кушканнар.
Ислам Әхмәтвәлиев белән Рамил Мәрдәнов чәчкечләрне тәртипкә китергәннәр. Мәсәлән, аларның берсендә чәчү аппараты тулысынча алыштырылган һәм яңа төрәннәр куелган. Камил Рәхимов белән Дамир Мәрдәнов өч культиваторны капиталь төзәткәннәр. Бу эштә токарь Наил Хәмидуллин белән тимерче Мөхтәр Хәмидуллинның да өлеше зур.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, бүлектә авыл хуҗалыгы техникасына ремонт ясау эше график буенча бара.
Рәсемнәрдә: К. Рәхимов, З. Әхмәтҗанов белән Х. Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК