Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яз игенчеләрне ашыктыра

Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгында барлык мәйданнарның яртысыннан күбрәгендә җир тырмаланган.

Никольск механизаторларына барысы 600 гектарда җир тырмаларга туры киләчәк. Әлеге чараны үтәүдә К-700, ДТ-75 һәм Т-4 тракторлары белән Андрей Акулин, Александр Тужилкин һәм Алексей Талалаев катнаша. Яңгыр яумаса, атна азакларына тырмалауны тәмамлап, башка кичектергесез эшкә керешәчәкләр.
Яз игенчеләрне ашыктыра, шуңа күрә алар көннәрнең кояшлы торуыннан файдаланып, кыр эшләрен тиз арада башкарып чыгарга тырышалар. Чәчүдә катнашучыларның барысы да үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңлый. Язның бер көне ел туйдыра, дип юкка әйтмиләрдер.
Хуҗалыкта 200 гектарда көзге культуралар тукландырылган. Монда механизатор Валерий Николаевның өлеше зур. Сергей Фролов МТЗ-82 тракторы белән ашламаны басуга ташыган, Виктор Деманькин исә төяп торган. Тәҗрибәле механизаторлар тулы көчкә эшләгән.
Шушы араларда хуҗалыкта чәчүгә керешергә җыеналар. Бу эш шулай ук Сергей Фроловка йөкләнәчәк. Аның ике чәчкечле агрегаты күптән инде әзерләп куелган. Александр Сорокин белән Владимир Аникин аңа җаваплы эштә ярдәм итәчәк. Чәчүне уңышлы башкарып чыга алачакларына хуҗалык җитәкчесе Андрей Синицин шикләнми. Хуҗалыкта быел 200 гектарда солы, 150 гектарда арпа, 100 гектарда бодай чәчүне планлаштыралар. Шулай ук мәйданның бер өлешенә карабодай һәм 50 гектарда суданка һәм кукуруз чәчәргә тиешләр.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Алексей Талалаев, Александр Тужилкин, Андрей Акулин һәм Андрей Синицин.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев