Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа елга матур теләкләр

Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә бәйрәм чаралары күп үткәрелә.

Узган атна ахырында Болгар шәһәренең үзәк мәйданында шәһәрдәге төп чыршының утлары балкып кабынды. Чыршыны ачу тантанасында шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар катнашты. Билгеле, бәйрәмнән олылар да читтә калмады. Шушы тирәдән үтеп баручылар башта кызыксынып туктап калдылар, аннары үзләре дә бу тамашага кушылып, әйлән-бәйлән уйнауда катнаштылар. Чөнки Яңа ел - бөтен кешенең яраткан бәйрәме.
Мәйдандагы халык алдында әкият персонажлары чыгыш ясады. Алар арасында Кыш бабай белән Кар кызы, Кыш һәм башкалар бар иде. Күңелле конкурсларда катнашучылар да күп булды. Бәйрәмдә җырлар, биюләр, шигырьләр, бүләкләр - барысы да булды. Ләкин бәйрәм мәктәптә дәресләр барган вакытта оештырылганлыктан, укучыларның күбесе катнаша алмады.
Район Мәдәният йортында күркәм традициягә кергән сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәме дә бик күңелле үтте.
Аңа 70 укучы - уку алдынгылары, активистлар, район һәм республика олимпиадаларында, конкурсларда, фестивальләрдә һәм ярышларда җиңеп чыгучылар чакырылды. Укучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов җылы котладылар. Укуда, спортта, җәмәгать тормышында яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
1нче шәһәр мәктәбен тәмамлап, хәзер Казан федераль университетында белем алучы Виктор Ермилинга чаңгы буенча - спорт мастеры, ә кадет мәктәбе укучысы Валентина Яковлевага шушы ук төр буенча спорт мастерлыгына кандидат дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Бәйрәмдә катнашучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар, Кыш бабай барысына да бүләкләр өләште.
Ә 2нче шәһәр мәктәбендә үткәрелгән чыршы бәйрәмендә укучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев котлады. Ул аларга яхшы укуларын һәм илнең чын патриотлары булып үсүләрен теләде.
Рәсемнәрдә: чыршы бәйрәмендә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X