Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ун көн эчендә – яңа ФАП

Узган шимбә көнне Урта Йорткүл авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Безнең районда «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән бу өченче объект.

Владимир Корнилов
Яңгыр сибәләп торса да, яңа объект ачыла торган урында иртән үк җанлылык сизелде. Шулай булмыйча, мондый вакыйгалар авыл тормышында көн саен булып тормый бит. Моннан тыш, ФАП - халык өчен иң кирәкле объектларның берсе, аннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Бу көнне Урта Йорткүлгә район җитәкчеләре, кайбер оешма һәм предприятие башлыклары килде. Тантанада шулай ук күрше авыл халкы да катнашты.
Күптән килгән милли гадәт буенча, кунакларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршыладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев халыкны бу әһәмиятле вакыйга белән ихлас котлап, республикада һәм районда медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү өлкәсендә башкарылган эшләр белән таныштырып үтте.
Котлауларга шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» оешмасы Генераль директоры Фоат Вәлиев та кушылды.
- Боларның барысы да авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен эшләнә, - диде ул үз чыгышында. - Рәхәтләнеп файдаланыгыз һәм сәламәт яшәгез!
Айсылу Мәхмүтова авыл халкы исеменнән район һәм республика җитәкчеләренә кайгыртулары өчен зур рәхмәт белдерде. Бу көнне бинаны монтажлауда эшләүче төзүчеләр - «Сувар Б» җәмгыятенең махсус бригадасы, яңа ФАПны гамәлгә кертү өчен зур тырышлык куйган район үзәк хастаханәсе җитәкчеләре турында да җылы сүзләр күп булды.
ФАП мөдире Люция Игъламовага символик ачкыч тапшырылды.
Аннары тантанада катнашучыларның барысына да яңа медпунктны карап чыгарга мөмкинлек бирелде. Иркен һәм якты бүлмәләр, яңа җиһазлар һәм кирәк-яраклар барысында уңай тәэсир калдырды. Моннан тыш, объектка газ һәм су кертелгән. Шулай итеп, Урта Йорткүл халкына хәзер гомуми мәйданы 60 квадрат метрдан арткан заманча бина хезмәт күрсәтә. Тупланган тәҗрибәдән, конструкциянең җайлы булуыннан файдаланып, төзүчеләр аны ун көн эчендә файдалануга тапшырганнар.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта тагын ике модульле фельдшер-акушерлык пунктын сатып алу өчен кирәкле документлар җыялар. Шулай итеп, киләчәктә районда мондый пунктлар саны тагын да артырга тиеш.
Рәсемнәрдә: яңа фельдшер-акушерлык пункты; яңа ФАП ачылу авыл халкы өчен зур бәйрәм булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев