Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Традицияне дәвам итеп

Узган шимбәдә район Мәдәният йортында уналтынчы тапкыр "Игелек кылу безнең хәлдән килә" дигән хәйрия марафоны үткәрелде. Әлеге чара барышында 466 мең сумлап акча җыелды.

Владимир КОРНИЛОВ.
"НЖ".
Марафон берәүне дә битараф калдырмый. Шуңа күрә Мәдәният йорты залының тулы булуына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Фойеда комиссия акча җыеп торды, "Чайка" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, кул эше осталары, шул исәптән инвалидлар ясаган төрле әйберләр сату күргәзмәсе оештырылды. Моннан кергән акча шулай ук марафон счетын тулыландырды.
Марафон Сергей атакай (Карпухин) һәм Алена Тимофеева башкаруында җыр белән башланып китте. Инвалидларның авыр язмышын чагылдырган фильм да күрсәтелде. Бу фильмга безнең район кешеләренә багышланган берничә сюжет кертелгән иде. Аннары сәхнәгә район башлыгы Камил Нугаевны һәм марафон кунагы, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионованы чакырдылар.
- Хәйрия марафонының нинди авыр вакытларда башлануын барыбыз да яхшы хәтерлибез, - диде Камил Әсхәт улы. - Хезмәт хакы, пенсияләрне тоткарлык белән бирделәр, кайберәүләрнең кибеттән азык-төлек продуктлары, дарулар, кием-салым алырга да акчасы булмады. Шуңа да карамастан, мохтаҗларга хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә теләүче олы җанлы кешеләр табылды. Шөкер, бу традиция әле дә дәвам итә.
- Сез республикада беренчеләрдән булып мондый чараны үткәрә башладыгыз, - диде ТР Президенты киңәшчесе Татьяна Ларионова. - Бүген игелекнең чикләре киңәйде. Элегрәк без кешеләргә туклану продуктлары, утын, дару, мәктәп кирәк-яраклары сатып алуда булышсак, хәзер инде инвалидларга компьютерлар, күп балалы гаиләләргә телевизор, көнкүреш техникасы һәм башка нәрсәләр бүләк итәбез.
Быел махсус диплом һәм истәлек кубоклары районның хәйрия фондына аеруча зур өлеш керткән Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Валентина Борисовага, Дмитрий Никиташинга, Любовь Зыковага, Айрат Хәйруллинга һәм Александр Выжловка һәм Нинель Садриевага тапшырылды. Алар һәм башкалар мисалында, игелеккә чикләр юк, дигән нәтиҗә ясарга була. Эшмәкәр Фәрит Гафиятуллин, мәсәлән, тумыштан инвалид Руслан Галимовка телевизор бүләк итте. Җирле эшмәкәр Евгений Аристов һәм Ульян эшмәкәре Илья Павлюкевич марафон алдыннан гына "Чайка" балалар йортына йомшак мебель сатып алганнар.
Сәхнәгә Красная Слобода авылыннан Афанасьевлар гаиләсе чыккач, залдагы халык аларга гөрләтеп куп чапты. Үзләренең дүрт балалары янына тәрбиягә тагын дүрт бала алган алар! Эшмәкәрләр Александр Якимов, Александр Мөхетдинов, Наталья Гришкова, Алексей Луцков исеменнән бу зур гаиләгә ноутбук бүләк иттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең район тәрбиягә балалар алучы гаиләләр саны буенча республикада алдынгы урыннарның берсен били. Бүген, мәсәлән, шундый 65 гаиләдә 122 бала тәрбияләнә.
Әлбәттә инде, бу көнне Татарстан Республикасының атказанган табибы, хезмәт ветераны, олы җанлы кеше Фиркат Гариф улы Галимов исеменә дә җылы сүзләр күп яңгырады. Видеосюжет күрсәтеп, аның хезмәт юлы, районда сәламәтлек саклауны үстерүгә керткән өлеше турында сөйләделәр. Инде күптән лаеклы ялга чыккан булса да, ул үзенең ташып торган энергиясе белән башкаларны гел сокландырып тора. "Олим" спорт залында пенсионерларны компьютерда эшләү серләренә нәкъ менә ул өйрәтә башлады, бу араларда Фиркат Гариф улы район энциклопедиясен чыгару белән мәшгуль. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев Фиркат Гариф улына Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марафон