Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тигез гаилә кочагында

Ирина белән Николай Столяровлар иңгә-иң куеп, тормыш юлыннан унбиш ел бергә атлыйлар. Гаиләдә алты бала - өч малай һәм өч кыз үсеп килә. Ирина белән Николай икесе дә район ветеринария берләшмәсендә хезмәт куялар. Николай хезмәт юлын гади ветврач булып башлаган. Үз эшенә һәрвакыт җаваплы караган, намус белән башкарган. Аның тырышлыгын...

Тормыш иптәше Ирина Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, ике ел Бугровка мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Ә аннары үз насыйбын очратып, тормышка чыга. Гаиләгә шатлык өстәп, бер-бер артлы балалары туа. Башта уллары Георгий, бер елдан - Максим дөньяга килә. Берничә елдан соң - Мария, аннары уллары Сергей туа. Хәзер алар барысы да мәктәптә укый, ә игезәкләр Алла белән Лариса бүген балалар бакчасына йөриләр.
Әлбәттә, күп балалы гаиләдә мәшәкатьләр дә аз түгел, моны белмәгән кеше юктыр. Хәзер инде йокысыз төннәр артта калды, дисәң дә була. Зуррак балалар кул арасына керә башлаган. Хәзер әти-әнинең төп бурычы - балаларны аякка бастырып, укытып чыгару. Олы уллары инде сигезенче класста укый. Балалар укуга җаваплы карый, дүртле һәм бишле билгеләренә генә укыйлар.
Столяровлар иркен, заманча җиһазландырылган фатирда яши. Терлек асрыйлар, абзарларында ике сыерлары, бозаулары, сарыклары бар, ите-сөте үзләренеке. Йорт янындагы бакчада кышка җитәрлек яшелчәсен үстерәләр. Уллары терлек карауда ярдәм итсә, олы кызлары йорт эшләрендә әнисенең беренче ярдәмчесе.
Ирина белән Николай өчен тормышта иң мөһиме - гаилә һәм балалар. Алар вакыты белән шук та, тыңлаусыз да булалар. Мондый вакытта аларны әниләреннән дә яхшырак аңлаучы юк. Бәлки шуңа күрәдер дә әниләре аларның иң кадерле, иң яраткан кешеләре. Чыннан да әни бит ул - тормышта иң газиз кеше...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә

2
X