Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлек азыгы җитәрлек тупланган

Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгында берьеллык үләннәрне беренче кат чабуны тәмамладылар. Яңгырлар яуса, биредә печәннең икенче уңышын җыеп алырга да өметләнәләр.

Тәлгать ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Хуҗалыкта печән әзерләүнең нинди әһәмияткә ия булуын яхшы аңлыйлар. Ул шулай булырга да тиеш. Чөнки көздән язга кадәр малларны ашатып чыгу өчен ышанычлы азык базасы булу шарт. Салам белән генә берни эшли алмыйсың. Киләчәк көн турында алдан кайгырткан кеше азык запасларын тулыландыру өчен һәр мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Булган әйбер беркайчан ашарга сорамый, диләр бит.
Хуҗалыкта печәнне МТЗ-82 тракторы белән Сергей Фролов чаптырды, Виктор Деманькин теземнәргә җыйдырды, Сергей Фролов төргәкләргә пресслап торды. Виктор печәнне төяп торды, ә КамАЗ машиналары белән саклау урынына Валерий Николаев һәм Андрей Акулин ташыды.
- Минераль ашлама белән тукландырмасак та, печән быел әйбәт үсте, - ди хуҗалык башлыгы Андрей Синицин. - Башкаларны читләтеп үтсә дә, бездә шифалы яңгырлар күбрәк яуды. Дөрес, уңыш узган елгыдан азрак булды, шулай да әзерләнгән 300 тонна печән үз эшчеләребезгә бирергә, Чәчәкле һәм Иске Рәҗәп авылы халкына сатарга да җитте.
Шулай итеп, хуҗалыкта терлек азыгы белән проблемалар булырга тиеш түгел. Терлек азыгы запасларын 60 гектар мәйдан биләгән кукуруз хисабына да арттырырга җыеналар. Һәм, билгеле инде, терлекләр рационының нигезен фураж тәшкил итәчәк. Быел, мәсәлән, игенчеләргә 600 гектар бөртекле культуралар җыеп алырга туры киләчәк. 100 гектар мәйдан биләгән уҗым культуралары да мул уңыш бирер кебек. Туфрак эшкәртү һәм чәчүне барлык технология таләпләренә туры китереп үткәргәнгә, башка культуралар да сынатмаска тиеш. Моннан тыш, чәчүлек мәйданнарының барысын да үсемлек авырулары һәм чүп үләннәренә каршы эшкәрткәннәр.
…Утыз градус эсседә техника белән идарә итү җиңел булмаса да, игенчеләр күтәренке күңел белән эшли. Алар кыска вакыт эчендә терлек азыгы хәзерләп, тиздән уракка төшәчәке. "Дон-1500" комбайннары күптән әзерләп куелган. Коллектив урып-җыюны уңышлы башкарып чыгасына шикләнми.
Рәсемнәрдә: С. Фролов, В. Николаев һәм В. Деманькин.
Р. Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК

2
X