Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

"Олимп" спорт комплексында Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев призларына үткән кекусинкай карате буенча ачык турнирга килүчеләр мавыктыргыч һәм киеренке көрәш карадылар. Ярышлар безнең районда спортның бу төрен үстерүгә зур өлеш керткән тренер-укытучы Рәшит Зыятдиновның 60 яшьлек юбилеена туры китерелде.

Олег Пахомов
Рәшит Зәйнетдин улы җитәкчелегендәге спорт секциясендә безнең егетләр күптән түгел генә шөгыльләнә башласалар да, төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзләрен яхшы яктан күрсәтергә өлгерделәр. Турнирга Казанның барлык районнары, Яр Чаллы, Нурлат, Лаеш, Әлки, Балтач районнары, Марий Эл республикасыннан, Удмуртиядән 10 яшьтән алып 15 яшькә кадәрле яшь спортчылар җыелды. Алар иң җаваплы бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган тәҗрибәле остазлар кул астында шөгыләнәләр. Мәсәлән, күптән түгел генә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан яшь спортчыларның остазлары Дмитрий Кузнецов һәм Равил Гатиатуллин республика башкаласында үткән ветераннар арасында Европа беренчелегендә җиңүче һәм көмеш призер булдылар.
Безнең районда үткән ярышларның баш судьясы карате кекусинкай буенча республика студентлар ассоциациясе җитәкчесе Юрий Белов, ә рефериларның берсе - берничә ел элек Япониядә карате буенча чемпион исемен алган Резеда Родионова (Мөхәммәтҗанова) булды. Ни кызганыч, республиканың сугыш сәнгатьләре милли ассоциациясе президенты Виктор Кустовский авыру сәбәпле, бу ярышларга килә алмады.
Барлык ярышлар бик киеренке барды. Яшь булуларына карамастан, спортчылар инде шактый тәҗрибә туплаган, шунлыктан еш кына көрәш бер спортчының вакытыннан алда чиста җиңүе белән төгәлләнде. Егетләр генә түгел, кызлар да җиңү өчен ахыргача көрәштеләр.
Безнең егетләр дә йөзгә кызыллык китермәде. 14-15 яшьлек спортчылар арасында 45 килограммга кадәр авырык үлчәвендә барлык призлы урыннарны безнең район вәкилләре яулады. Икенче шәһәр мәктәбеннән Михаил Репьев җиңүче булды, 1нче мәктәптән Александр Понасенко икенче урынны, Өчкүлдән Тәлгат Хәмидуллин өченче урынны алды. Өчкүлдән килгән бертуган Дмитрий һәм Владимир Шероновларга көч бирү өчен әтисе, дәү әтисе һәм энесе килгән иде, бәлки шуңадыр алар да сынатмады һәм икесе дә көмеш медальгә лаек булды. Өчкүл урта мәктәбе укучысы Александр Буканов та көмеш медальгә ия булды. Тренерның башка шәкертләре - Владимир Шарлаимов, Олег Титов һәм Никита Кокшин призлы урыннар алмасалар да, үзләрен оста көрәшче итеп күрсәттеләр. Кызганыч, Владимир җәрәхәт алып, өченче урын өчен көрәшкә чыга алмады.
Рәшит Зыятдинов шәкертләре остазының йөзенә кызыллык китермәс өчен көчләрен кызганмадылар. Юбилярны шулай ук дуслары, башка команда тренерлары да котлады. Равил Гатиатуллин һәм Юрий Белов республикада кекусинкай карате үстерүгә керткән озак еллык хезмәте өчен аңа Татарстан спорт сугыш сәнгате Милли ассоциациясе исеменнән Мактау кәгазьләре тапшырдылар, ә дуслары исеменнән юбилярның махсус заказ буенча ясатылган портретын бүләк иттеләр. Рәшит Зәйнетдин улын турнирга килгән башка кунаклар да котладылар.
Турнирга җыелган халык алдында район Мәдәният йортының "Forever" хореография коллективы, яшь гимнаст Анна Новикова чыгыш ясадылар, Александра Горячкина һәм Светлана Молодова җырлар башкардылар.
Егетләребезнең үз-үзеңне яклау ягыннан күрсәтмә чыгышлары да күпләрнең хәтерендә калырлык булды.
Киләчәктә мондый спорт бәйрәмнәре бездә даими үтәр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев