Спас районы электр бүлгеч челтәрләре коллективы быел зур эш башкарды. Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан да сынатмыйча эшлиләр.
Ел буе бу коллектив эшчеләре Болгар музей-тыюлыгы объектларында мәшгуль булды. Археологлар базасына электр кабеле сузылды, Ак мәчет электр челтәренә тоташтырылды һәм башка эшләр башкарылды.
Шәһәрдә дә ут челтәрләренә реконструкция үткәрелде, иске чыбыклар изоляцияләнгән яңа чыбыкларга алыштырылды. Бу эшләр әле дә дәвам итә.
Авылларда 10 трансформатор подстанциясе һәм 10 километр чамасы һава линияләре яңартылды. Ә ике авылда чыбыклар алыштырылды.
Оператив-күчмә бригадалар электр үткәргеч линияләре зарарланган урынга чыгарга һәрвакыт әзер тора. Аларның берсенә бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия булган белгечләр - электромонтер Сергей Максимов, машина йөртүче Николай Борюшкин керә. Ә электромонтер Антон Артюшин монда биш ел гына эшләсә дә, үз бурычын җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Бригада шәһәрдә һәм районда кизү торганлыктан, чакыруларга тәүлек әйләнәсендә йөрергә туры килә.
Агымдагы ел башында РЭС яңа махсус автомобиль һәм автоподъемник алды, бу да теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп башкарырга ярдәм итә.
Рәсемдә: (сулдан уңга) А. Артюшин, Н. Борюшкин, С. Максимов.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев