Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ремонт эшләре бара

Ел саен шәһәр урамнарындагы һәм трассалардагы юлларда чокыр-чакырларны тигезләү эше тулы көчкә бара.

Беренче чиратта, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте мастеры Фоат Әюпов сүзләренә караганда, юлларда авария куркынычы булган җирләрдә ремонт бара. Ә андый урыннар аз түгел. Бу хәл безнең яклар өчен кышның чагыштырмача җылы килүе, күп урыннарда юлларның ачык калуы аркасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта ремонт Ким-Кузнечиха автоюлында, шулай ук Ульяновск өлкәсендәге юлларда алып барыла, аннары эшчеләрнең күбесе Болгар-Танкеевка юлын төзәтергә җибәреләчәк.
Моннан тыш, эшчеләр юл павильоннарын, сигнал баганаларын да тәртипкә китерәләр. Эшчеләр Артем Палагин, Владимир Щемсков, Сергей Раздольский, Андрей Малыгин, Станислав Дряхлов, тракторчы Андрей Сусликов, автогрейдерчы Александр Кулагин, каток машинисты Илнар Абдрахманов үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Ә шәһәрдә юлдагы чокырларга ремонт ясау белән "Сувар Б" бригадасы шөгыльләнә. Мондый ремонт, мәсәлән, Вахитов урамында, Хирург Шеронов урамының бер өлешендә ясалган. Толстой урамына вак таш җәелгән. Предприятиенең баш инженеры Сергей Князев билгеләп үткәнчә, башкарыласы эшләр шактый һәм аларны план буенча 25 майга кадәр төгәлләргә кирәк. Дмитрий Игнатьев, Александр Пеньков, Михаил Вакуров һәм башкалар алда торган бурычның җаваплылыгын тоеп эшлиләр.
Рәсемдә: "Алексеевскдорстрой, җәмгыяте эшчеләре юлдагы чокырларны ремонтлый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X