Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Поликлиникада ремонт бара

Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсе поликлиникасында ремонт эшләре тулы көч белән дәвам итә.

Ремонт бер ай элек башланды һәм бу вакыт эчендә шактый эшләр башкарылган. Барлык агач тәрәзә блокларын һәм рамнарны өр-яңа, пластик тәрәзәләргә алыштырганнар, кабинет эчендәге бүлемнәр сүтеп алынган. Бер үк вакытта су үткәрү, канализация һәм җылылык челтәрләрен монтажлау эше башкарыла. Кайнар һәм салкын су килә торган һәм юынтык суларны агызу торбаларын урнаштыру өчен әзерләп куйганнар.
Эшләрне "Сантехмонтаж" оешмасы хезмәткәрләре башкара. Бу көннәрдә беренче катта монтажлау төгәлләнеп, җылыту радиаторлары куела башларга тиеш. Моның белән тәҗрибәле слесарьлар шөгыльләнә. Ремонт барышында заманча төзелеш материаллары - полипропилен торбалар, биметаллик радиаторлар һәм башкалар кулланыла.
Киләсе атнада башка фирма сылау-буяу эшенә керешәчәк. Яңартылган бинада медицина хезмәткәрләренә дә, килгән авыруларга да уңайлы булсын өчен төзүчеләр көчләрен кызганмыйлар.
Рәсемдә: (сулдан уңга) мастер Альберт Сәгыйров, слесарьлар Максим Федотов һәм Илнур Гыйззәтуллин.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X