Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөстәкыйль тормыш башлыйлар

Район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтте.

2нче мәктәптә якшәмбе кичендә тантаналы һәм бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Укытучыларның да, ата-аналарның да, үзләренең чыгарылыш кичәсен түземсезләнеп көткән укучыларның да нык дулкынлануы сизелеп торды. Бәйрәмчә киенгән егет-кызлар үзләренә шундый игътибар юнәлдерелгәнгә азрак югалып та калдылар бугай. Аларга тамаша залының иң түрендә урыннар бирелде.
Имтиханнарны уңышлы тапшырулары һәм урта мәктәпне тәмамлаулары белән аларны район башлыгы Камил Нугаев һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев котлады. Алар кичәге укучыларга мөстәкыйль тормышта зур уңышлар, мәктәпне, укытучыларны онытмауларын, туган якның данын арттыруларын теләделәр һәм иң яхшы укучыларга көмеш медальләр тапшырдылар. Андый укучылар быел дүртәү - Валерия Горелышева, Ксения Комиссарова, Артём Новиков, Эльмира Галиуллина. Медальдән тыш, аларга акчалата бүләкләр дә тапшырылды.
Ә мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин җиде укучыга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Аерым фәннәрне өйрәнүдә уңышлары өчен" Мактау грамоталары тапшырды.
Аттестатлар тапшырганда барысы да нык дулкынландылар. Бу аңлашыла да, чөнки аларга гади документ түгел, ә тормыш юлына беренче юллама тапшырылды бит...
Кичәдә укытучылар, ата-аналар, башка укучылардан да изге теләкләр күп яңгырады. Мәктәпне тәмамлаучылар да үзләрен үстергән, тәрбияләгән, белем биргән укытучыларына һәм ата-аналарга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Барысы өчен җылы сүз дә, моңлы җыр да табылды...
- Мәктәп еллары артта калып, сез тормыш юлына аяк басасыз, - диде чыгарылыш кичәсенә нәтиҗә ясаганда укучыларга мөрәҗәгать итеп мәктәп директоры Людмила Борюшкина. - Туган мәктәбебезне онытмагыз, сезне һәрчак көтеп торырбыз!
Традиция буенча, егетләр һәм кызлар таңны барысы бергә җыелып каршылады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев