Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп автобусында - тәҗрибәле шофер

Александр Кукушкинның машина йөртүче стажы инде кырык ел чамасы. Бу дәвердә аңа төрле машиналарда эшләргә туры килгән. Бүгенге көндә ул район мәгариф бүлеге автобусында эшли, иртән балаларны мәктәпкә китереп куя, ә дәрестән соң авылларына илтә.

Ирина Телицына
Узган гасырның сиксәненче елларында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Александр җирле һөнәри училищеда дүрт айлык шоферлар курсында укый.
Аннары армия хезмәтенә алына, Осетиянең Цхинвал шәһәрендә хезмәт итә. Үз карамагындагы МАЗ-500 машинасы белән ул башка транспорт чараларын ягулык белән тәэмин итеп тора. Армия хезмәтенең соңгы ярты елында ул Әфган җиренә эләгә, моның өчен юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Шулай итеп, армиядә ул шактый тәҗрибә туплап кайта. Шуңа күрә өенә кайткач, кая эшкә урнашырга дип озак уйлап тормый. Йөк машинасында эшләү тәҗрибәсе булганга күрә, Александр башта РСУга ГАЗ-53 машинасында эшләргә урнаша. Ә аннары төрле техникага бай булган автотранспорт предприятиесенә эшкә күчә. Югары һөнәри осталык, юл йөрү кагыйдәләрен камил белүен раслый торган махсус "Д" категориясен алганнан соң, Александр автобус руле артына утыра.
Башка транспорттан аермалы буларак, автобус хәрәкәте бер маршрут буенча үтеп, төгәл графикка буйсына. Автобус йөртүче салонда утырган пассажирларның, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләрнең иминлеген куркыныч астына куймаска тиеш. Бу таләпләр Александр Николаевичны куркытмый. Үзенә ышанып тапшырылган автобус белән ул башта район авылларына, аннары Казан белән Ульяновск шәһәрләренә халыкны йөртә. Ул үткән километрларның һәм юлларның хәзер инде исәбе дә юктыр.
Менә инде җиде ел буе Александр Николаевич мәктәп автобусында эшли. Көн саен иртәләрен ул Красная Слобода һәм Бугровка укучыларын һәм укытучыларны Никольск мәктәбенә алып килә, ә дәресләрдән соң аларны кайтарып куя. Шофер балалар иминлеге, аларның гомере өчен җавап бирә, шунлыктан аңа сабырлык, игътибарлылык кебек сыйфатлар хас. Үзе йөрткән 22 урынлы өр-яңа "Пежо" автобусы аңа бик ошый, бүгенге юллар да элеккеге белөн чагыштырырлык түгел, ди ул. Шофер үз эшен җиренә җиткереп башкарса, пассажирлар да һәрвакыт канәгать дигән сүз.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев