Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңелләребез киң булсын...

Үткән шимбәдә район Мәдәният йортында инде күркәм гадәткә әйләнгән Хәйрия марафоны үткәрелде һәм барлыгы 461 мең сум акча җыелды.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Районыбызда бу шәфкатьлелек акциясе инде унҗиденче тапкыр үткәрелде. Аның әһәмияте елдан-ел арта: счетка акча күчерүчеләр дә, аннан ярдәм алучылар саны да күбәя бара. Җыелган акчаның суммасы аз булса да ел саен арта. Димәк, кешеләр авыруларның, ярдәмгә мохтаҗларның, ярлы яшәүчеләрнең хәлләрен яхшырак аңлый башлаганнар һәм кулларыннан килгәнчә җиңеләйтергә тырышалар.
- Хәйрия марафонын без 90нчы еллардан бирле уздырабыз, - диде район башлыгы Камил Нугаев. - Бу айлар буе хезмәт хакы, пенсияләр тоткарланган, иң кирәкле дарулар, азык-төлек, утын җитмәгән катлаулы чор иде. Ул вакытлар инде артта калса да, тормышта ярдәмгә мохтаҗ кешеләр аз түгел. Аларга без кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә бурычлы...
Район башлыгы социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, ни кызганыч, үзе марафонда катнаша алмаган Татьяна Ларионова исеменнән санаторий мәктәп-интернатка телевизор тапшырды.
- Мин сездә үткәрелгән бу чараны беркайчан да калдырмаска тырышам, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ Генераль директоры Фоат Вәлиев.- Кызганыч, мондый шәфкатьлек һәм изгелеккә өнди торган чаралар һәр районда да үткәрелми...
Хәйрия эше, меценатлык белән Россиядә Екатерина II хакимлек иткән чорда ук шөгыльләнгәннәр. Чын күңелдән башкарыла торган изге эшнең әле дә дәвам итүе аеруча күңелле хәл. Күптән түгел генә үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәләренә караганда, гражданнарның 65 проценты үзләрендә булган акчаның бер өлешен хәйрия эшенә тотарга риза икәнлекләре ачыкланды. Ә җавап бирүчеләрнең бер өлеше хәйрия фондларына ышанмаулары турында белдергән. Сездә исә җыелган акчаларның кая китүе ачык күренеп тора...
Бу акчаларның бер өлеше сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү өчен тотыла. Сәламәтлекләре шәптән булмаса да, андый балалар әти-әниләре ярдәме белән югалып калмаска, тормышта үз урыннарын табарга өйрәнә.
Аларның батырлыгы хәтта сәламәт кешене дә сокландырырлык. Мәсәлән, Көектә яшәүче Гөлгенә Садретдинова, авыру булуына карамастан, мәктәптә яхшы укый. Ә бу көнне әнисе белән җыр өйрәнеп, сәхнәгә чыгып җырлап күрсәтте.
"Изгелек телефоны" дигән республика акциясендә катнашучылар саны арта бара. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге политсоветы секретаре урынбасары Анатолий Молодов әлеге акциянең ничек үтүе турында сөйләде. Залда районның егермедән артык торак пунктыннан килгән хезмәт ветераннарына волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар кесә телефоннары тапшырганда, барысы да гөрләтеп кул чапты. Әлеге телефон ярдәмендә тиз арада ашыгыч хезмәтләргә шалтыратып була.
Бу көнне гаиләгә тәрбиягә бала алган Кураевлар, Яхиннар, Фәесхановлар, Борзихиннар гаиләләре исеменә җылы рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Район башкарма комитетының опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Алена Колчина тәрбиягә бала алган гаиләләргә түзем һәм сабыр булганнары өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге гаиләләрне сәхнәгә чакырып бүләкләр тапшырды. Аннары Аделина Якушева (тәрбиягә алынган бала) үзенең остазы Алена Тимофеева белән "Кояшкай" җырын башкардылар.
Марафонның иң тантаналы өлеше " - 2012 ел хәйриячесе" дипломнары һәм кубоклар тапшыру вакыты якынлашты. Быел әлеге бүләккә түбәндәге кешеләр лаек булды: Фоат Вәлиев - "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры, районга 3 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтте; Николай Шишкин - эшмәкәр, Балалар иҗат йорты каршындагы "Маячок" берләшмәсенә йөрүче авыру балаларга ярдәм итә; Валентина Родионова - Кузнечиха Мәдәният йорты директоры, сугыш ветераннарына, "Чайка" балалар йортына шефлык ярдәме күрсәтә, олы яшьтәгеләрнең ялын оештыра; Ольга Выжленкова - Болгардагы 2нче урта мәктәп укытучысы, мәктәпнең "Туристория" бизнес-компаниясен оештыручы (балалар үзләре эшләп тапкан акчаны Ваня Данилинны дәвалау өчен тапшырганнар). Район башлыгы җиңүчеләрнең барысына эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар теләде, мохтаҗларга гына түгел, шулай ук спортчылар һәм артистларга ярышларда, мәртәбәле бәйгеләрдә катнашу өчен хәлдән килгән кадәр ярдәм итүчеләрнең барысына да тирән рәхмәтен белдерде.
Марафонга килүчеләргә Татьяна Аристова, Ксения Колчина, Алена Тимофеева, Маргарита Пензина, Сарыйм Насыйбуллин, Рамил Галимов, "Карамельки" балалар ансамбле, Люция Нәҗипова үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Чаралар программасында күңел кылларын тибрәндереп йөрәккә үтеп керердәй мизгелләр күп булды. Әлбәттә инде, башкаларга җан җылысын кызганмыйк, авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузыйк, тормышның кадерен белеп яшик дип әйтелгән сүзләр марафонда катнашучыларның берсен дә битараф калдырмагандыр…
Моңа өстәп тагын шуны әйтергә кирәк: взнослар моннан соң да кабул ителәчәк.
Рәсемнәрдә: район башлыгы Камил Нугаев Фоат Вәлиевка бүләк тапшыра; сәхнәдә - әнисе белән Гөлгенә Садретдинова; тәрбиягә бала алган гаиләләрне сәламлиләр; өлкән яшьтәге кешеләргә - кесә телефоннары; үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X