Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске йортлар урынына – яңалары

Бүгенге көндә "Спасагрострой" оешмасы авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча шәһәрдәге күпфатирлы йортларны ремонтлау эшен дәвам итә.

Дүрт фатирга исәпләнгән мондый йортларның берсе Вахитов урамында, күптән түгел генә төзелгән өч катлы йорт янында урнашкан. Объектта эшләр әлегә утыз процентка башкарылган. Хәзерге вакытта төзүчеләр кирпеч диварларны ясау белән мәшгуль. Монда Василий Субботкинның комплекслы бригадасы хезмәт куя, алар бөтен эшләрне дә тулысынча үзләре башкаралар. Коллективка шулай ук Василий Кобелев, Булат Абдулкаюмов, Владимир Карпеев, Николай Елатин да керә. Аларның барысы да шактый тәҗрибә туплаган, торакка һәм соцкультбыт учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасына кертелгән объектларда да бригада үзен яхшы яктан күрсәткән.
Төзүчеләрнең эш сыйфаты әйбәт, материаллар белән дә проблемалар килеп чыкканы юк. Бөтен кирәк әйберләрне алар үз вакытында һәм җитәрлек күләмдә алып торалар.
Боларның барысы да билгеләнгән срокка - агымдагы елның 1 октябренә кадәр вакытлыча фатирларыннан китеп торырга мәҗбүр булган хуҗалар бөтен уңайлылыклары булган яңа фатирларга керер дип ышанырга мөмкинлек бирә.
Ә Болгар урамындагы йортта эшләр инде 70 процентка башкарылган. Объектның түбәсе ябылган, эчке диварлар штукатурланган, каралама вариантта идәннәр һәм түшәмнәр ясалган. Хәзерге вакытта төзүчеләр өч фатирның һәрберсендә канализация ясау белән мәшгуль.
Алда эшләр җитәрлек әле, тик төзүчеләр яңа торакка күчүне түземсезләнеп көтеп торган кешеләрнең өметен аклау өчен көчләрен кызганмыйлар.
Рәсемдә: (сулдан уңга): комплекслы бригада бригадиры В. Субботкин; В. Кобелев; Б. Абдулкаюмов; В. Карпеев; Н. Елатин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш