Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ихтирам казандылар

Бүген сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бүгенге яшәешебез әлеге тармакларда эшләүчеләрнең тырышлыгына бәйле. Кибеттә ничек хезмәт күрсәтәләр, тиешле ремонт эшләренең сыйфаты тел-теш тидерерлек түгелме, теге яки бу җитешсезлекләрне бетерү турындагы үтенечкә колак салалармы -болар һәм башка мәсьәләләр көндәлек тормышыбызда үзенчә чагылыш таба, сөенергә һәм көенергә мәҗбүр итә. Шуңа күрә, бу тармакларда үзләренә тапшырылган бурычны җиренә җиткереп башкаручыларның эшләве мөһим.
Иван Хворонов, Олег Гондаков һәм Андрей Егоров - "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыяте эшчеләре. Төрле тармакларда эшләсәләр дә, аларны хезмәт сөючәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар берләштерә. Иван Хворонов, мәсәлән, җылылык челтәрләрендә өч елдан бирле эшли. Ул - электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, күбесенчә котельный җайланмаларын монтажлау һәм сүтү белән шөгыльләнә. Олег Гондаков - чистарту корылмалары слесаре, оешмада эшли башлавына да ун ел тулган. Эшен яхшы белә, беркайчан да сынатмый.
Торак-коммуналь хуҗалыгы слесаре Андрей Егоровның эш стажы исә 15 елдан артып китә. Аны сантехника җайланмаларын урнаштыру һәм ремонтлау буенча алыштыргысыз белгеч, дияргә була.
Коллективта аларның барысын да ихтирам итәләр, үз эшләренең остасы, дип атыйлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X