Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшы остаз

Шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең педагог-оештыручысы Юлия Филиппова вожатыйларның "Ел остазы-2011" җиденче республика конкурсында беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Аны республика мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татарстан варислары союзы" иҗтимагый берләшмәсе яшүсмерләр оешмасы җитәкчеләренең алдынгы тәҗрибәсен тарату, патриотик тәрбия бирү максатында ел саен үткәрә.
Бу юлы конкурс Арча педагогия колледжында үткәрелде, анда катнашу өчен читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы унөч педагог сайлап алынды. Алар үз эшләре турында портфолио хәзерләп җибәргәннәр.
Юлия Николаевна оста оештыручы, һәрвакыт яшүсмерләр белән уртак тел табып, аларны җәмгыять өчен файдалы эшләргә тартырга тырыша.
Читтән торып үткәрелгән турда аның эше югары бәя алмаган. Ләкин финалның беренче биременнән соң ул өченче урынга менде, ә программаның башка төрләрендә нәтиҗәсен тагын да ныгытты.
Ул конкурс вакытында үзе эшләгән бер төркем колледж студентлары белән уртак телне тиз тапты. Юлия алар белән ачык чараны оста оештыра алды, бу чараның максаты - балаларда җәмәгать эшләренә карата кызыксыну уяту иде, ә аннары "Зарарлы гадәтләрне оныт-спорт белән шөгыльлән" акциясен үткәрде.
Аның яшүсмерләр арасында килеп чыккан күңелсез хәлне җайга салу буенча конкурста ясаган чыгышын жюри югары бәяләде. Ниһаять, визит карточкасында Юлия Николаевна үзенең ничек эшләвен, буш вакытта ниләр белән шөгыльләнүен күрсәтеп, жюриның игътибарын тагын бер тапкыр җәлеп итте.
Рәсемдә: конкурс вакытында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X