Бу көннәрдә "Болгар Арыш" җәмгыятенең Ким бүлекчәсе механизаторы Сергей Ануфриев сенаж хәзерләү эшенә кереште.
Бу җаваплы эшне аңа юкка гына ышанып тапшырмаганнар. Сергей инде ике дистә елдан артык механизатор булып эшли һәм зур тәҗрибә туплаган. Хәзер ул агрофирманың иң хөрмәткә лаек эшчеләренең берсе булып санала.
Агрофирмада ул оешканнан бирле эшли. МТЗ-1221 тракторы белән идарә иткән механизаторлардан торган отряд составында ул кырларны эшкәртеп, чәчүгә хәзерләгән. Фермаларда азык өләшү процессы камилләштерелгәннән соң төягечтә эшли башлаган. Көн саен ул терлек азыгы хәзерләү өчен механик изгечкә печән, салам, фураж тутырып, аннары катнашманы бу хуҗалыкның барлык фермаларына тарата.
Терлекләрне сыйфатлы һәм туклыклы азык белән тәэмин итү беренче чиратта аның тырышлыгына бәйле. Ул һәрвакыт терлекчеләрнең
ышанычын акларга тырышкан. Тракторын даими төзәтеп торганга күрә, һәрвакыт төзек булган.
Ә бүген аның карамагына чит илдә эшләнгән терлек азыгы хәзерли торган "Ягуар" комбайны тапшырылган. Механизатор терлекләр өчен сыйфатлы азык хәзерләү участогында да сынатмыйча, үз эшен җиренә җиткереп башкарачагына ышанырга була.
Рәсемдә: С. Ануфриев.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев