Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәхетле булсыннар балалар

Җәйге каникулларның беренче көне Халыкара балаларны яклау көненә туры килүе һәр укучы өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнә.

Күптәнге гадәт буенча, балалар күңелле итеп ял итү, конкурсларда, викториналарда, уеннарда катнашу, үзләренең сәләтләрен күрсәтү өчен бергә җыела. Мондый вакытта һәркем үзен бәхетле тоя, шуңа күрә аларның балачагы сагышлы үтәр, дип күз алдына да китереп булмый… Әлбәттә, ата-ана назын күрмичә ятим үсүче балаларның күбәюе бик тә борчулы хәл. Моның өчен беренче чиратта без, өлкәннәр, гаепле. Балаларны бәхетле итеп үстерү, аларны төрле җәбер-кыерсытулардан саклап, илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләү өчен көчебез җитмиме, әллә инде башка сәбәпләр комачаулыймы? Ни генә булса да, балаларыбызның киләчәген бәхетле итү өчен үзебез тырышырга тиеш.
Кайвакыт тормышта шактый авыр һәм катлаулы хәлдә калган балаларга төрле сәбәпләр аркасында гаилә дә тиешенчә ярдәм итә алмый.
Мондый очракларда балалар турында кайгыртуны опека органнары һәм социаль учреждение хезмәткәрләре үз өстенә ала. Шәһәрдәге "Чайка" социаль приютын да әнә шундыйлар рәтенә кертергә була. Биредә бүген утыз бала бар. Аларны тиешенчә тәрбияләп үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган, биредә эшләүчеләр дә балалар тормышына ямь һәм нур өстәргә тырышалар.
Шөкер, балаларга кыенлыкларны җиңәргә иганәчеләр дә хәлдән килгәнчә ярдәм итә. 2005 елдан бирле Татарстан Республикасының Конституция суды коллективы төрле бүләкләр өләшеп, балаларны сөендереп тора. Балаларны яклау көне алдыннан әлеге учреждение вәкилләре янәдән кунакка килде. Бу юлы да буш килмәгән алар - 360 мең сумлык уен мәйданчыгы бүләк иттеләр. Йомшак уенчыклар, конструкторлар, җиләк-җимеш, татлы ризыкларны да мул итеп өләштеләр. Бүлмәдә һәм урамда үстерү өчен берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр һәм гөлләр дә алып килгәннәр. Кош тоткандай сөенгән балалар тәрбиячеләре Светлана Нуруллина белән бергә төрле уен программаларында катнаштылар. Суд рәисе Виктор Демидов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина балаларга ихлас күңелдән изге теләкләрен җиткереп, аларны бәйрәм белән котладылар. Балалар йорты директоры Галина Кузяева күрсәтелгән ярдәм һәм балаларга карата булган игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халыкара балаларны яклау кљне

2
X