Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер күрешү – үзе бер гомер

Узган якшәмбедә республикабыз башкаласындагы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Спас якташлыгының унынчы съезды булды.

Владимир КОРНИЛОВ.
"НЖ".
Әлеге традицион чара фойеда әзерләнгән искиткеч бай күргәзмә белән танышудан башланып китте. Муллыктан сыгылып торган өстәлләрдә ниләр генә юк! Бу продукциянең барысы да үзебезнең районда җитештерелгән, халык осталарының йөрәк җылысын кушып ясаган кул эшләре дә һәркемдә соклану хисе уятты. Күргәзмә туган ягыбызны үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән кунакларда да кызыксыну тудырды.
Якташлар очрашуында катнашкан Николай Гурьев, Сергей Исаев, Юрий Еров, Юрий Деманов, Анатолий Самаркин һәм башкаларның исеме күпләргә яхшы таныш.
Очрашуның тантаналы өлеше Спас җиренең үткәненә тарихи экскурсия белән башланды. Сәхнәгә төрле тарихи чорларда Болгар якларына килгән Алмуш хан, Петр Iнче, Әби патша, Александр Пушкин, Николай Некрасов кебек танылган кешеләрнең рольләрен башкаручы артистлар чыкты. Бу тамаша туган ягыбыз Болгарга багышланган гаҗәеп матур җыр белән тәмамланды. Аның шигырен һәм көен җирле авторлар иҗат иткән.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Камил Нугаев Спас җиренең горурлыгы булырлык казанышлар турында сөйләде. Районда, мәсәлән, бөртекле культуралардан ел саен мул уңыш җыеп алына, мөгезле эре терлекләрнең баш саны арта, юллар, ветераннар өчен йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана. Күптән түгел генә "Олимп" универсаль спорт залы файдалануга тапшырылды, безнең спортчыларыбыз төрле мәртәбәле ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
- Без шушы изге туфракта туган һәм үскән, шунда эшләгән кешеләр белән хаклы рәвештә горурланабыз, - дип ассызыклады район башлыгы. - Сезне беркайчан онытмыйбыз, хәлдән килгәнчә бай тәҗрибәгез, файдалы киңәш-тәкъдимнәрегез һәм эшләрегез белән ярдәм итеп торуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Сез ирешкән җиңү һәм уңышларга, туган ягыбыздагы үзгәрешләргә бергәләп сөенәбез.
Үзгәрешләр дигәннән, залда утыручыларга шәһәр һәм район авылларында яңа йортлар, юллар, башка мөһим объектларның ничек төзелүе турында видеофильм күрсәттеләр. Василий Кощеев тарафыннан зур осталык белән әзерләнгән сюжетларда район тормышының төрле тармак һәм өлкәләрендәге үсеше ачык чагылыш тапты. Фильмнар барган арада үзешчән артистлар да үз осталыкларын күрсәтте. Даша Чудакова, Айдар Вәлиуллин, Мария Чегодаева, Айгөл Хәйретдинова, Маргарита Пензина, Татьяна Аристова, Сарыйм Насыйбуллин, Рамилә Исхакова, Галина Кипрова башкарган җыр һәм биюләр һәркем күңеленә хуш килде. "Болгар кызы" мода театры, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең "Калинка" биюләрен дә яратып кабул иттеләр. Концерт программасының азагында сәхнәгә казаклар һәм ветераннар хорында катнашучылар чыкты. Тамашачылар аларның чыгышларын аягүрә басып алкышларга күмде.
Тантана тәмамланганда сәхнәгә Казан шәһәрендәге спаслылар якташлыгы рәисе, "Ватаным Татарстан" газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Камил Сәгъдәтшин күтәрелде.
- Безнең очрашулар ел саен яңарак төсмер ала, - диде ул. - Язгы эшләрнең күп булуына карамастан, якташлар белән очрашуга күп кеше килде. Туган ягыбыз белән бәйле истәлекләр барыбыз өчен дә кадерле. Барчагызга да исәнлек, эшләрегездә уңышлар телим. Яңа очрашуларга кадәр!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: съезд