Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борынгы шәһәрне халыкка күрсәтергә кирәк...

Узган җомгада Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына эш визиты белән килде.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Киңәшмә вертолёт трапы янында ук башланып китте һәм Дәүләт Киңәшчесе киләчәккә билгеләнгән планнарны яктыртты.
- Бүгенге көндә иң мөһиме - археологик эш белән җитди шөгыльләнү, - диде ул. - Без борынгы шәһәрне казып тикшереп, аны халыкка күрсәтергә тиеш...
Фестиваль-вакыйгалар комплексы төзелергә тиеш урында казу эшләре барышында борынгы шәһәрнең торак йортлары табылган. Шуңа күрә төзелеш туктатылып торып, монда археология эшләре башланып китәчәк. Комплексны урнаштыру өчен яңа урын соңрак билгеләнәчәк.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар Болгар цивилизациясе музее белән бергә булачак елга вокзалы төзелеше белән таныштылар. Монда инде төп эшләр башкарылган, хәзерге вакытта бинаның эчке ягын һәм фасадын бизәү эшләре бара. Моннан тыш, бина алдындагы мәйданга таш җәелеп беткән диярлек. Мәгърифәтче һәм шагыйрь Кол Гали скульптурасын кую урыны тагын бер кат тикшерелде: ул вокзалның беренче катында урнаштырылачак.
Киңәшмәдә катнашучылар Идел Болгарында Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесен дә зур игътибар белән карадылар.
Бу корылманың нигезенә беренче таш 2010 елның июнендә салынды. Бу бина 21 майда тантаналы ачылачак. Истәлек билгесенең үзәк холлында дөньядагы иң зур Коръән басмасы өчен урын хәзерләнгән. Аның диварлары орнамент белән бизәлгән, гөмбәз түшәмне тонна ярым авырлыктагы җыелма люстра яктырта, ә аның биеклеге 18 метрга якын. Диварга Ибн-Фадланның Болгар һәм һәм Идел Болгарына сәяхәт маршруты күрсәтелгән карта куелган. Ул доломиттан, кабырчык токымнан, мәрмәрдән һәм тимердән ясалган. Истәлек билгесенең аскы катында (монда күргәзмәләр залы һәм картиналар галереясы урнаштырылачак) кунаклар Багдад халифате илчеләренең Идел Болгарына килүен һәм Ислам динен кабул итү кебек бик мөһим тарихи вакыйганы сурәтләгән мозаика панносын күрә алдылар. Моннан тыш, залга куелачак Татарстан рәссамнарының йөздән артык картинасын алып кайтканнар. Конференц-зал да шунда ук булачак.
Археологлар казып тапкан Хан сарае җимерекләре өстенә агач һәм поликарбонаттан ясалган саклау корылмасы да кунакларда уңай тәэсир калдырды. Минтимер Шәрип улы дөньяда моңа охшаган корылмаларның булмавы, Татарстанның һәм Болгарның бу уңайдан күпләр өчен үрнәк булачагын да билгеләп үтте. Археологлар фикеренчә, монда туристларга казу эшләренең алып барылуы күрсәтеләчәк. Белгечләрнең раславына караганда, август ахыры-сентябрь башларында бу объектны теләге булган һәр кешегә күрсәтергә мөмкин булачак.
Аннары Ак мәчет комплексын карадылар. Исегезгә төшерәбез, ул мәчет, мәдрәсә һәм шәйх-әл-ислам, икенче төрле әйткәндә, мөфти хәзрәтнең дин вәкилләре белән рәсми очрашулар һәм кунакларны кабул итү резиденциясеннән тора. Бу объектны 10 июньдә тапшыру күздә тотылганлыктан, эшләр киеренке бара. Хәзерге вакытта бинаның фасадын һәм бүлмәләрне бизәү эше тәмамланып килә. Бизәү эшләрен Белоруссиядән килүчеләр башкара. Төзүчеләр киңәшмәдә катнашучыларны эшләр үз вакытында тәмамланыр дип ышандырдылар. Башка эшләр белән бергә мәчетнең үзәк фасады алдындагы бассейн белән фонтанның фундаментын ясыйлар. Киңәшмәдә катнашучылар комплекс территориясендә мәдрәсә һәм резиденциянең түбәсенә алтын ярымайлар урнаштыру шаһите булдылар.
Ниһаять, киңәшмәнең соңгы этабында Икмәк музеен карадылар. Аның территориясенә керү алдыннан кунакларны волонтёрлар, район мәктәбе укучылары каршылады. Укучылар үзләренең остазлары һәм Болгар урманчылыгы вәкилләре белән бергә ТРның беренче Президентыннан һәм кунаклардан экология акциясендә катнашырга - керү урыны янында яшь агач үсентеләрен утыртуларын үтенделәр.
Бу объект шулай ук 21 майда рәсми ачылырга тиеш. Үзенчә уникаль булган бу төзелештә эшләр төгәлләнгән. Мондагы биш гектар җирдә игенчелек, халык һөнәрләре һәм икмәк пешерү тарихы яктыртылачак.
Киңәшмә ахырында Минтимер Шәймиев журналистлар белән пресс-конференция үткәрде. Эш визиты барышында аны ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, социаль мәсьәләләр буенча республика Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, мөселманнарның Диния Нәзарәте рәисе мөфти Илдус хәзрәт, район башлыгы Камил Нугаев, Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Рәсемнәрдә: елга вокзалы бинасы; киңәшмәдә катнашучылар Хан сараен карыйлар һәм агачлар утырталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңарыш