Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зурлап билгеләп үттеләр

12 гыйнварда бөтен мөселман дөньясында Мәүлет бәйрәме - Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көне билгеләп үтелде. Бу җәһәттән Болгардагы Ак мәчеттә үткәрелгән бәйрәм намазында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың һәм Россиянең байтак төбәкләреннән килгән дин әһелләре катнашты. - Гасырлар тирәнлегеннән килүче мондый бәйрәмнәр кешеләрне тагын...

12 гыйнварда бөтен мөселман дөньясында Мәүлет бәйрәме - Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көне билгеләп үтелде. Бу җәһәттән Болгардагы Ак мәчеттә үткәрелгән бәйрәм намазында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың һәм Россиянең байтак төбәкләреннән килгән дин әһелләре катнашты.
- Гасырлар тирәнлегеннән килүче мондый бәйрәмнәр кешеләрне тагын да ныграк берләштерергә тиеш, - дип ассызыклады үзенең котлавында Рөстәм Миңнеханов. - Үз халкының буыннан-буынга тапшырылып килүче традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен ихтирам иткән кешенең күңеле пакъ, уе гел изгелектә генә була…
Дин әһелләренә, барча милләттәшләребезгә шулай ук Минтимер Шәймиев, Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, шулай ук сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре җылы котлауларын ирештерделәр.
Кичке сәгать бишләр тирәсендә башланган Мәүлет бәйрәмендә Коръәннән аятьләр укыдылар, Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с.г.в.) рухына дога кылдылар. Дин кардәшләребез Аллаһы Тәгаләдән җирдә тынычлык һәм тәртип өстенлек итүен, барлык милләт халыкларының дус һәм тату яшәүләрен сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев