Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зур җаваплылык тоеп эшлиләр

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан "Болгар Арыш" оешмасы эшчеләре үзләре эшләгән КамАЗ машиналарын ремонтлап, тәртипкә китереп куюга зур игътибар бирәләр. Бу очраклы гына түгел, чөнки кыр эшләре барышында бу авыр йөк машиналары зур эш башкара.

"Болгар Арыш" ЯАҖ автомобильләр паркында бүгенге көндә егерме биш КамАЗ бар. Машиналарның күбесе иске, ләкин тәҗрибәле ремонтчыларның һәм шофёрларның тырышлыгы белән аларны көйләп, тәртипкә китереп куялар. Мәсәлән, Вожидан Константин Филимонов һәм Кимнан Игорь Андронов әле генә үз машиналарын төзәтеп бетергәннәр. Константин ике атна буе редукторларны төзәткән, ә Игорьның эше катлаулырак, чөнки КамАЗ машинасының двигателенә капиталь ремонт кирәк булган.
- Машинаны 2009 елда гына алдым, ләкин хәзер өченче тапкыр моторына ремонт ясарга туры килде, - ди ул.-Моның сәбәбе - ел буе туктаусыз эшләргә туры килде. Күптән түгел генә Казаннан әйләнеп кайттым, анда без башка шофёрлар белән бергә яңа аэропорт төзелешендә эшләдек. Ә аңа кадәр Ульяновск өлкәсендә көнбагыш орлыгы ташыдым. Хәзер икмәк кабул итү предприятиесеннән чәчүлек орлыгы ташый башлыйбыз, инде чәчүгә дә ерак калмый. Безнең эшсез утырган юк...
Агрофирманың машина-трактор станциясе җитәкчесе Александр Артемьев сүзләренә караганда, КамАЗларны ремонтлауны ноябрь аенда ук башлап җибәргәннәр. Ремонт эшләрен тиешенчә башкарып чыгу өчен барлык шартлар тудырылган. Мәсәлән, бер боксны җылытып, кирәк булган бөтен механизмнарны, станокларны шунда куйганнар.
Бүгенге көндә 15 машина ремонтланган. Эшнең күп өлешен шофёрлар үзләре башкарып чыга, бик җитди җитешсезлек булган очракта гына двигательләрен башка ремонт базаларына җибәрәләр. Бу коллективта күптән түгел генә эшли башлаган моторист Валерий Пименов үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән. Кыска гына вакыт эчендә ул өч двигательне тәртипкә китергән.
Агрофирма хезмәтчәннәре авыр йөк сыйдырышлы автомобильләрне ремонтлау буенча шактый эш башкарсалар да, әле тагын тырышырга кирәк. Алар моны яхшы аңлый һәм шуңа күрә алга куелган бурычны җиренә җиткереп үтиләр.
Рәсемнәрдә: К. Филимонов; И. Андронов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК

2
X