Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз бурычларын намус белән башкаралар

17 мартта сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр. Спас халкын су белән тәэмин итү хуҗалыгы эшчеләре өчен дә бу һөнәри бәйрәм.

Аварияләр булганда махсус бригада тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп җитә. Бригада составында слесарьләр Евгений Вагапов, Сергей Мынов, шофер Рәшит Габдрахманов һәм тракторчы Рәүф Габдуллиннар эшли. Шәһәрнең су үткәрү системасына ремонт ясау һәм хезмәт күрсәтү нәкъ аларның бурычларына керә. Ә су үткәрү системасы искергәнлектән, аварияләр еш була. Мәсәлән, узган ел үзәк линияләрдә һәм өйләргә керә торган урыннарда 200гә якын авария булды. Аларның барысын да әлеге бригада ремонтлаган, алар зур җаваплылык тоеп, үз бурычларын җиренә җиткереп, барлык норматив таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләгәннәр.
Моннан тыш, акрынлап тузган торбаларны яңа, куллану өчен уңайлы булган полиэтилен торбаларга алыштыралар. Аерым алганда, узган ел 1200 метр су үткәрү линиясе алыштырылган. Мондый эшләр Мало-Садовый урамында, шәхси йортлар янында, икмәк кабул итү предприятиесе лабораториясендә һәм башка участокларда башкарылган. Колонкалар һәм коелар да бу коллективның тырышлыгы белән ремонтлана.
Быел Карл Маркс, Болгар, Чернышевский урамнарында, өлешчә - Хирург Шеронов урамында су үткәрү трассасын алыштыру күздә тотыла. Су үткәрү хуҗалыгы җитәкчесе Александр Лихачев билгеләп үткәнчә, быел да аларның эшләре күп булачак. Бригада карамагында махсус машина һәм МТЗ-82 трактор-экскаваторы бар. Эшчеләр техниканы даими карап торалар, тәртиптә тоталар, чөнки аварияләр теләсә кайсы вакытта чыгарга мөмкин, мондый чакта бригада вакытында килеп җитәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев