Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлы барның киләчәге өметле…

Бу көннәрнең килерен Чәчәкле, Йолдыз һәм Татар Такталы авылларында яшәүчеләр озак көттеләр. Ниһаять, узган чәршәмбедә, әлеге торак пунктларның тормышында әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия булган юлларны ачу тантаналары булды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Көн-төн машиналар ташкыны ургылып торучы олы юлдан Чәчәкленең үзәк өлешенә кадәр юлга асфальт беренче тапкыр моннан унбер ел элек түшәлгән. Тик менә башка урамнар җәен әле транспорт үтәрлек хәлдә булса, язын һәм көзге айларда хасил булган чокыр-чакырдагы пычракны куәтле тракторлар да ерып йөри алмаган. Инде шөкер, авылда юлсызлык проблемасыннан котылып баралар. "Сувар Б" җәмгыяте коллективы көче һәм тырышлыгы белән Алиш, Гатауллин, Тукай исемендәге һәм Зур урамга тигез итеп вак таш түшәлгән. Хәзер әлеге урамнардан шикләнеп-куркып тормыйча, кыйммәтле чит ил машинасы белән дә иркен үтеп йөрергә була.

Чәчәкле халкына мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Нугаев авыл юлларын төзекләндерү буенча билгеләнгән эшләрнең әлегә бер өлеше генә үтәлде, диде. Бу юнәлештә киләчәктә дә эшләр дәвам иттереләчәк.

Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага Чәчәкле Мәдәният йортын ремонтлауны тәмамларга җыеналар. Мәдәният учагы бинасының түбәсен затлы калай белән япканнар, елкылдап торган пластиктәрәзәләр һәм керү ишекләре куелган. Атап әйткәндә, халыкның ялын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен шартлар тудырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Фоат Вәлиев авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән җылы котлады һәм әлеге урамнарга бер-ике елдан асфальт түшәү мөмкинлеген табачакбыз, дип тә сөендерде.

Күптәнге гадәт буенча яңа юл өслегенә шампан шәрәбен бәреп ваттылар һәм юл ачылуын белдереп кызыл тасманы кистеләр.

Кунакларны күршедәге Йолдыз авылында традицион чәк-чәк белән каршыладылар. Биредә асфальт түшәлгән юлны ачу тантанасы булды. Бу юл беренче чиратта Фоат Вәли улының тырышлыгы белән төзелде, диде йолдызлыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы.

Олы юлдан поселокның иң аргы очына кадәр диярлек тасмадай сузылган бу юлның озынлыгы 1700 метр тәшкил итә. Сыйфаты бик яхшы. Бәясе дә аз түгел - 178 миллион сум. Фоат Вәлиев үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, мондый юл белән бездәге генә түгел, хәтта әле республикадагы зур авыллар да мактана алмый. Зур һәм кирәкле эш башкарганнары өчен халык бер авыздан юл төзүчеләргә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Форсаттан файдаланып Дәүләт Советы депутатына кибет каршындагы мәйданны рәтләвен үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Халык ышанычлысы бер-ике машина таш китертеп җәяргә вәгъдә бирде. Аның сүзен үтәячәгенә шик юк.

Авылны олы юл белән тоташтыручы бу юлның Татар Такталы халкына нинди дәрәҗәдә кирәк булуын аңлатып торасы юк. Моңа кадәр бу юлдан хәттә җәйге яңгырлы көннәрдә дә трактор һәм йөк машиналары үтәрлек булмаган. Ә инде җиңел машиналар турында сүз дә кузгатасы түгел. Юлсызлык мәсьәләсен уңай хәл итүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның булышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Җәен район башлыгы белән иген басуларын вертолеттан күзәткәндә ул әлеге юлга игътибар иткән һәм асфальт түшәргә ярдәм булачагын белдергән. "Әйткән сүз - аткан ук" дигәндәй, инде менә табадай тигез юлдан олы юлга кадәр араны җиңел автомобильдә нибары дүрт минут эчендә үтәргә мөмкин. Халык авылның үзәк урамына вак таш җәелүенә дә чиксез шат. Юлчылар мәчет һәм зиратка керү юлларына да таш түшәгәннәр.

Юллар төзүдә катнашкан бер төркем эшчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Алар арасыннан төягеч машинисты Александр Палагин, автогрейдерчылар Сергей Вдовин, Александр Кулагин, шоферлар Игорь Новиков, Сергей Макаров, Марат Галиев һәм башкаларны билгеләп үтәргә була.

Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фоат Вәлиев юл ачылу Чәчәкле