Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлчылар кышка тулысынча әзер

Бу көннәрдә "Алексеевскдорстрой" ААҖ филиалы эшчеләре юлларны комлы тоз катнашмасы белән эшкәртүгә керештеләр.

Гадәттә, көз ахыры-кыш башында һава торышы үзгәрүчән була: яңгырлар белән юеш кар явып үтә, юлларда бозлавык барлыкка килә һәм автотранспортка йөрү бермә-бер авырлаша. Моннан тыш, машина хуҗаларының күбесе җәйге резиналарны кышкысына алыштырырга ашыкмый. Шуңа күрә бу чорда юл-транспорт һәлакәтләренең саны бермә-бер арта. Күптән түгел шундый хәлләрнең берсе Красный Вал белән Красная Слобода авыллары арасындагы юлда булды. Хуҗасы җәйге тәгәрмәчләрен алыштырырга өлгермәгән машина кюветка төшеп капланган. Бәхеткә, үзенә зыян килмәсә дә, машина хәзер җитди ремонтка мохтаҗ.
Мондый аварияләрне булдырмый калу, машиналар юлда тоткарсыз йөреп торсын өчен юл эшчеләре мөмкин булганнарның барысын да эшлиләр. Мәсәлән, алар көзгы-кышкы чорга ныклап хәзерләнгәннәр, 15 октябрьдән 15 апрельгә кадәр тәүлек буе ике сменалы кизү тору оештырылган. Вахтада торучыларга көнкүреш шартлары тудырылган: бу максаттан махсус көйләнгән бүлмәдә суыткыч, плитә куелган, буш вакытта ял итәргә мөмкин.
Кышкы сезон өчен 3800 тонна комлы тоз катнашмасы хәзерләп куелган. Ә барлыгы юл эшләрендә дүрт КамАЗ комлы тоз катнашмасы сибеп, карны чистартып торачак. Кар көрте эттергечләре тагылган җиде КамАЗ - юлларны, ә дүрт МТЗ тракторы павильоннар һәм юл билгеләре янындагы территорияләрне кардан чистарту белән мәшгуль булачак. Моннан тыш, өч грейдер, ике К-700 тракторы, ике төягеч - гомумән, юлларны тәртиптә тоту өчен кирәк булган барлык техника катнашачак.
Коллективта үз эшләренә җаваплы карап, аны җиренә җиткереп башкаручы тәҗрибәле эшчеләр җитәрлек. Алар арасында - машина йөртүче Алексей Пигалев, Николай Ямщиков, грейдерчылар Ренат Абдрахманов, Александр Кулагиннарны күрсәтергә була. Газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы Алексей Федоров техника ремонтлау белән унике елдан артык шөгыльләнә, ә күптән түгел генә аңа слесарь Артем Палагин ярдәм итә башлаган. Яшь булса да, ул үз бурычына остазы кебек җаваплы карый.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев