Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары үсеш алалар

Өчкүлнең "Хыял" җәмгыяте терлекчеләре Евгений Степаненко белән Василий Засорин бу предприятие оешканнан бирле терлекчелек фермасында хезмәт куялар.

Берничә ел элек кенә бу биналар ташландык хәлдә иде, хәзер алар терлек белән тулган. Терлекләрнең баш саны елдан-ел арта. Терлекчеләр башта биналарны төзекләндерүдә үзләре дә катнаштылар, ә аннары шунда эшли башладылар. Василий Иванович карамагында утыз тана булса, Евгений Вячеславович өч йөзгә якын сарык карый. Эшләре күп булуга карамастан, алар терлекләрне вакытында ашаталар, ферма эчендә дә һәрвакыт чисталык һәм тәртип.
Аларга бу эшләрендә төнге каравылчы Андрей Вахромов та ярдәм итә. Үз эшләренә җаваплы караулары һәм аны тырышып башкарулары аркасында терлекчеләр югары үсеш алуга ирешәләр.
Рәсемдә: Евгений Степаненко һәм Василий Засорин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев