Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югалтуларсыз җыеп алырга, бөртегенә кадәр сакларга

Узган җомгада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышын басулар өстеннән вертолетта очып, Спас районы басуларын тикшереп чыкты һәм Бураково авыл җирлеге территориясенә кергән «Болгар Арыш» җәмгыяте басуында крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Владимир Корнилов

Урак - элек-электән авылда иң җаваплы чор саналган һәм ул хәзер дә шулай.

- Елның коры килүе һәркемгә билгеле,- диде республика авыл хуҗалыгы ведомствосы җитәкчесе киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Быел планлаштырган уңышны алып булмаячак, шуңа күрә үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу һәм саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк...

Монда һәр нәрсә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бигрәк тә ашлык суктыру комбайннарының алдан яхшылап әзерләнүе мөһим, ашлыкны ындыр табагына һәм элеваторга югалтуларга юл куймыйча ташырга кирәк.

20 мең гектар мәйданны алып торган көзге культураларның уңышы начар түгел, дип әйтеп үтелде. Киңәшмәдә катнашучылар быелгы шартларда өлгергән яңа уңышны үз күзләре белән күрделәр. Килеп туган шартларда районда иген басуларының торышы начар түгел, дип билгеләп үтелде.

Киңәшмәдә шулай ук ашлыкны сату, урып-җыю чорына ягулык-майлау материаллары алуга льготалар, кредитлар һәм дотацияләр, киләсе уңыш язмышы кебек авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне борчый торган мәсьәләләргә тукталдылар. Биредә шулай ук илнең күрше регионнарында авыл хуҗалыгындагы хәлләргә чагыштырма анализ ясалды.

Киңәшмә эшендә Спас районы башлыгы Камил Нугаев, Алексеевскидан Владимир Козонков катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спас районы Марат Әхмәтов «Болгар Арыш» җәмгыяте