Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югалтуларсыз җыеп алу–быел бигрәк тә мөһим

Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы ашлык җыю техникасын урып-җыю эшләренә хәзерләү буенча конкурста җиңеп чыкты.

Олег Пахомов
Өченче көн комбайннарның бөртекле культураларны урып-җыю эшләренә хәзерлеген тикшерү буенча хуҗалыклар арасындагы район конкурсына йомгак ясауга багышланган семинарда район игенчеләре алдына төгәл бурычлар куелды.
Мондый чара традиция буенча урып-җыюга төшәр алдыннан үткәрелә. Быелгы үзенчәлекле җәй игенчеләр алдына тагын да җаваплы бурычлар куйды. Шуңа күрә Александр Планин хуҗалыгының Мартышачи басуында әзерлек сызыгына куелган комбайннарны тикшергәндә, конкурсны үткәрү комиссиясенә җитәкчелек иткән республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов быелгы шартларда урып-җыю эшләрен аеруча зур оешканлык белән һәм югалтуларсыз башкарып чыгарга кирәклеген әйтте.
-Республика быел шактый катлаулы хәлдә калды,- диде ул.- Белгечләр фикеренчә, ашлыкны кирәк булган 4 миллион тоннадан игенчеләр 2 миллион тонна гына җыеп алырга мөмкин. Шуңа күрә уракта катнашкан һәр кеше үз бурычын тирән аңлап эшләргә тиеш. Иң мөһиме - югалтуларны булдырмау. Хезмәт куркынычсызлыгын саклау мәсьәләсе дә онытылырга тиеш түгел, моның өчен алдан ук барлык чараларны күрергә кирәк.
"Болгар"Востокзернопродукт" җәмгыяте, Александр Планин, Фәргат Мөхәммәтов, Андрей Синицын хуҗалыклары һәм башкаларда комбайннар әзерлеген тикшергәндә ашлык комбайннарының герметиклыгына игътибар ителде. Ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу нәкъ менә шуңа бәйле. Башка әһәмиятле якларга, мәсәлән, тиешле документларның хәзерлегенә, техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә дә игътибар ителде.
Аннары комиссия белгечләр белән бергә "Болгар Арыш" хуҗалыгы автопаркында булды, биредә фирманың ашлык җыю комбайннарын тикшерде. Быел хуҗалык басуларында үзләренең 16 комбайннары, шул исәптән 5 чит иле комбайны эшләячәк, тагын 10 комбайн читтән яллана. Биредә бөртекле культуралар 11 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынырга тиеш. Агроном Александр Маркин сүзләренә караганда, көзге культуралар мул уңыш вәгъдә итә, һәр гектардан кимендә 25 центнер уңыш алырга уйлыйлар.
Ләкин моның өчен әле шактый эшләр башкарырга кирәк. Ашлык җыю комбайннарын ремонтлау дәвам итә. Тәҗрибәле комбайнчылар белән бергә яшьләр дә сынатмый. Александр Ануфриев шактый еллардан бирле агрофирма басуларында урып-җыюда катнаша, өченче җәй инде аңа улы Владимир ярдәм итә. Хәзер алар үзләре эшли торган "Дон" комбайнын ремонтлап бетерәләр һәм уракка төшүне түземсезлек белән көтәләр. Хәсән Зарипов та үзе эшләгән "Нива" комбайнын ышанычлы ремонтлаган. Башка механизаторларның да сынатырга исәпләре юк.
Агрофирманың урып-җыю эшләренә хәзерлегенә бәя биреп, комиссия хуҗалык җитәкчелегенә комбайнчылар хезмәтенә түләү мәсьәләсенә игътибар итәргә кушты, үткән ел белән чагыштырганда хезмәт хакын күтәрү кирәклегенә басым ясады. Министр урынбасары күршеләрне мисалга китереп үтте: "Хузангай" хуҗалыгы җитәкчелеге комбайннарны тикшерүгә яхшы итеп хәзерләгән өчен әйбәт кенә премия түләргә вәгъдә иткән.
Семинарда катнашучылар булган кимчелекләрне бетерү буенча кисәтүләрне игътибарга алдылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев