Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йортларга җылы бирелде

"Спас коммуналь челтәрләре" оешмасы быелгы ягулык сезонына җентекләп әзерләнделәр.

Олег ПАХОМОВ.
"НЖ".
Быел ягулык сезоны гадәттәгедән иртәрәк башланды: 19-20 сентябрьдә барлык йортларга һәм учреждениеләргә җылылык бирелде. Закон нигезендә биш көн дәвамында һава температурасы сигез градустан түбәнрәк булса гына яга башларга рөхсәт ителә, ә быел аны көтмичә, сезонны иртәрәк башлап җибәрделәр. Әлегә җылылык кич белән һәм төнлә генә бирелсә дә, салкыннар башланса, алар тәүлек буе эшли башлаячак.
Боларның барысы да җылылык хуҗалыгын тәртипкә китереп, кирәкле документларны вакытында хәзерләү аркасында мөмкин булды. Тиешле хезмәтләрдән котельныйларны җибәрү өчен рөхсәт тә, куркыныч производство объектларын эксплуатацияләү өчен лицензия дә вакытында алынды. Җитәкчеләр, белгечләр һәм операторлар махсус укулар үтте.
Узган сезонда предприятие өч котельныйга һәм тугыз мини-топкага хезмәт күрсәтте. Быел аларга яңа спорт комплексының котельные да кушылды. Ул яхшы хәлдә тапшырылганга күрә, хезмәт күрсәтүдә бернинди дә кыенлыклар юк. Ә менә башка объектларда ремонт бригадасына һәм операторларга тырышып эшләргә туры килде. Кайбер объектларга капиталь ремонт та кирәк булды. Мәсәлән, Пионер урамында урнашкан казанга җитди ремонт таләп ителсә, Совет урамында аны бөтенләй алыштырырга туры килде. Җылылык хуҗалыгының барлык объектларында җиһазларны юдыртып, тулы ревизия ясаганнар, биналарны агартканнар, буяганнар.
Капиталь ремонт белән эретеп ябыштыручы Иван Хворонов, слесарьлар Евгений Малышкин белән Ринат Минсафин, мастер Малик Избасаров бригадасы шөгыльләнгән, башка эшләрне операторлар үзләре башкарганнар. Оператор Ринат Минсафинга икеләтә кыенга туры килгән, ул бригада составына да кергән, бер үк вакытта үз котельныен да тулы тәртипкә китергән. Котельный һәм мини-топочныйларның электр хуҗалыгын (насослар, двигательләр, щитлар һәм башкалар) тәртипкә китерүче электрик Николай Шалаев та үз эшен сыйфатлы итеп башкарган.
Җәй эчендә шәһәр җылылык хуҗалыгының ике участогында нык тузган, бик еш ремонтлана торган һәм шуңа күрә шактый чыгымнар таләп иткән җылылык трассалары алыштырылган. Җылылык коелары да тикшерелеп, аларның күпчелегендә задвижкалар тәртипкә китерелгән яки алыштырылган.
Шулай итеп, хәзерлек вакытында шактый эшләр башкарылган, ләкин предприятие белгечләре билгеләп үткәнчә, эшләр тагын да күбрәк планлаштырылган булган. Тик моның өчен акча җитеп бетмәгән. Финанс яктан кыенлыклар тудырган сәбәпләрнең берсе - җылылык предприятиеләре алдында күпләрнең бурычы бар. Хәзерге вакытта бу сумма биш миллион сумга якынлашкан. Мондый шартларда киләчәктә җылылык хуҗалыгын җылыту сезонына тиешлечә хәзерләү авыр булачак, шуңа күрә бурычлары булган кешеләр тиешле нәтиҗә ясасын иде.
Рәсемдә: Р. Минсафин, И. Хворонов һәм Е. Малышкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев