Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ындыр табагында эш кайный

"Болгар Арыш" җәмгыятенең Урта Йорткүл ындыр табагы эшчеләре өчен бөртекле культуралар урып-җыюның беренче атнасы бик киеренке булды: бер тәүлек эчендә ындырга кайткан 500 тонна чамасы көзге бодайны чистартып, саклауга салырга кирәк иде.

Олег Пахомов
Монда берничә ел элек авыл хуҗалыгы кооперативының ындыр табагы тулысынча тәртипкә китергәннәр. Аңа асфальт җәелгән, плитәләр белән әйләндереп алып, ашлык саклау өчен тагын ике ангар ясаганнар, ашлык чистарту машиналары һәм башка инвентарьга капиталь ремонт ясалган. Боларның барысы да меңләгән тонна ашлыкны кабул итеп, эшкәртергә һәм саклауга салырга мөмкинлек бирә.
- Ындыр табагында тәҗрибәле, тырыш кешеләр эшли, - ди аның мөдире Гыйззәт Зәйнетдинов. - Һәрберсе үз бурычын яхшы аңлый, шуңа күрә барысына да вакытында өлгерәбез. Дөрес, моның өчен караңгыга кадәр эшләргә туры килә, ә ЗАВ машинистлары ике смена эшләп, ашлыкны тәүлек буе чистарталар. Ындыр табагында эшләүче бөтен кешегә - машина йөртүчеләргә дә, ындыр табагындагы механизаторларга да эш күп. Урып-җыю чорының бик җаваплы булуын барыбыз да аңлый, шуңа күрә зарланучы юк.
ЗАВ операторлары Рафис Гатауллин, Рамил Сәлахов, Әнвәр Игъламов һәм аларның ярдәмчеләре, эшчеләр Равил Әхмәтҗанов, Җәмил Шәрәфетдинов, Фәнис Әхмәтшин һәм башкалар үз эшләренә җаваплы карыйлар. Барысы да уртак эш башкара. Техника яңа булмаса да, аны вакытында карап, төзәтеп торгач, туктап торулар юк диярлек. Мәсәлән, Рамил Хәмидуллин ЗИЛ машинасында эшли, анда утыз ел элек ындыр табагы мөдире үзе йөргән булган.
Быел "Болгар Арыш" җәмгыятенең кайбер кырларында көзге бодай югары уңыш биргән һәм Урта Йорткүл ындыр табагында тәүлегенә 500 тоннага кадәр ышлык эшкәртергә туры килгән. Аның бер өлешен агрофирманың Болгардагы икмәк кабул итү пунктына ташыганнар, бер өлешен чәчүлеккә калдырганнар. Бу кадәр ашлыкны машиналарга төяп бетерү өчен Казаннан куәтле "Амкадор" чакыртырга туры килгән. Барлыгы ындыр табагы аша 4 мең тоннадан артык ашлык озатылган. Хәзер биредә зур киеренкелек юк, чөнки көзге бодай җыелып беткән диярлек, ә арпаны кырдан шунда ук икмәк кабул итү пунктына яки Ким ындыр табагында җибәрәләр (Урта Йорткүл ындыр табагында бодай гына чистарталар).
Тиздән сабан бодаен кабул итә башлыйлар, шулай ук көзге чәчү өчен ашлык төяп озатырга кирәк. Чит илнең югары җитештерүчән чәчү техникасы төнлә дә эшләгәнгә күрә, ындыр табагы эшчеләренә дә төнлә эшләргә туры киләчәк. Чәчү тәмамлангач та ял итәргә вакыт юк, ашлыкны эшкәртеп, чәчүлек орлык салырга кирәк. Аның сүзләренә караганда, монда эш декабрьгә кадәр бара, ә иртә язда алар яңадан эшкә керешәләр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев