Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җыеп да алдылар,чәчә да башладылар

"Болгар Арыш" җәмгыятенең Урта Йорткүл бүлеге игенчеләре бөртекле культураларны вакытында җыеп алдылар, инде көзге чәчүне дә тәмамлап киләләр. Хуҗалыкта чәчү мәйданнары шактый зур.

Бодай, арыш, кузаклы культуралар, мәсәлән, 6,5 мең гектарда үстерелде. Дөрес, яңгырлар аз яву сәбәпле, уңыш мактанырлык булмады, бары тик борчактан гына 25 центнер җыеп алдылар. Агрофирма комбайнчылары бөртекнең үстерелгән кадәрен югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышлыкларын кызганмадылар.
- Басуда ашлык суктыруда 15 комбайн эшләде, - ди предприятиенең автотранспорт паркы җитәкчесе Александр Артемьев. -Биш "Тукано" комбайны гына да ни тора! Югары җитештерүчәнлеккә ия булган бу машиналарны уракка җентекләп әзерләдек. Базада моның өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шөкер, техника сынатмады, безгә әле тагын Ким, Әҗмәр, Иж-Борискино авыллары һәм агрофирманың башка басуларында өзлексез ай ярым буе ашлык суктырырга туры килде.
Агрофирма комбайнчыларының тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Владимир Андронов, мәсәлән, кырчылыкта 1979 елдан бирле эшли. Узган ел, мәсәлән, хезмәттәшләре арасында район буенча беренче урынны алды. Быел да әйбәт нәтиҗәләргә ирешә. Владимир Салмин да аннан калышмый. Быел "Дон"да эшли башлаган иде, аннары яңа "Тукано" комбайнын ышанып тапшырдылар. Владимир ышанычны тулысынча аклый.
Ашлык суктыруда Кимнан Александр Андронов та сынатмады. Быел аңа ярдәмче итеп Болгардан Михаил Капитоновны билгеләделәр. Егет быел тармак технологияләре техникумында укый башлаган, район басуларында инде тәҗрибә тупларга да өлгергән. Алексей үзенең ярдәмчесеннән бик канәгать.
Агрофирмада көзге чәчүгә дә оешкан тәстә керештеләр. Якын араларда 1000 гектарда эш башкарырга туры киләчәк. Тәҗрибәле механизатор Ислам Әхмәтвәлиев МТЗ-1221 тракторында дүрт чәчкечле агрегат белән көненә 70 гектарда эш башкара. Монда, әлбәттә инде, чәчүчеләр Илнур Вәлитов һәм Азат Гариповның фидакарь хезмәтен дә билгеләп үтәргә кирәк. Чәчкечләргә орлык ташу исә Радик Сәетгәрәевка йөкләнгән.
Бүлек механизаторлары киләсе елда бөртеклеләрдән мул уңыш үстереп алу өчен бүген мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырышалар.
Рәсемнәрдә: А.Андронов һәм В.Салмин; А.Андронов һәм М.Капитонов; И.Әхмәтвәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урта Йорткүл Болгар Арыш