Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җыеп бетергәнче, чәчә дә башладылар

Быел Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында көзге бодайның һәр гектарыннан 30 центнерга якын уңыш җыеп алдылар.

Сүз дә юк, югары нәтиҗәгә ирешү өчен игенчеләргә күп хезмәт куярга туры килде. Башка еллардан аермалы буларак, карабодай да куандырды - гектарыннан 20 центнерлап чыкты. Һава торышының гадәт-тәгедән эссе һәм коры булуына карамастан, башка культуралар уңышы да начар түгел. Җәй башларында көткән шифалы яңгырлар яуса, игенчеләр тагын да зуррак уңышка өметләнә ала иде.
Инде басуларда тир түгеп үстерелгән арпа, борчак, карабодай, солы суктырылып амбарларга салынган, беркадәр мәйданнан сабан бодаен гына җыеп аласы калган. Бу эш тә оешкан төстә, әйбәт темплар белән дәвам итә. Игенчеләр арасыннан "Дон-1500" комбайннарында эшләүче Петр Бурмистров белән Алексей Талалаевны билгеләп үтәргә кирәк. Комбайннар суктырган ашлыкны Валерий Николаев белән Виктор Панчугин ташый. Шунысын әйтергә кирәк, быелгы урып-җыю эшләрендә катнашучы һәр кеше дә үзенә нинди зур җаваплылык йөкләнүен әйбәт аңлый.
Хуҗалыкта бу көннәрдә тулы көчкә туфрак эшкәртәләр. Бу эшне якынча 500 гектарда башкару күздә тотыла. Инде 300 гектарлап җир эшкәртелгән. Александр Володин белән Виктор Гришин К-700 һәм ДТ-75 тракторлары белән көнлек норманы арттырып үтиләр. Хуҗалыкта көзге культураларны 160 гектарга чәчү планлаштырыла. Бу эшкә инде керешкәннәр дә.
- Бер басуда ашлык суктырсалар, икенчесендә - киләсе ел уңышына нигез салына, - ди хуҗалык җитәкчесе. Игенченең эше бер дә бетеп тормый. Кешеләр тапшырылган эшне җиренә җиткереп үтиләр…
Хуҗалыкта малларга азыкны кирәк кадәр әзерләү турында да алдан кайгыртканнар. Һәрхәлдә, чабылган печән кыш буена ашатып чыгарга җитәргә тиеш. Әле халыкка да сатканнар. Бу араларда басулардан Сергей Фролов һәм Ринат Зарипов МТЗ-82 тракторлары белән салам ташыйлар. Кышын ул да бик кирәк.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев