Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөгерешчеләр юлына ветераннар да, балалар да чыкты

Традицион Бөтенроссия "Милләтләр кроссы - 2013" кысаларында, узган якшәмбе көнне спортның бу төрен сөючеләр йөгерү юлында көч сынаштылар.

Лидия КОСТРУЛЕВА

Ямьле Рабига күле янында, ел саен Сабантуй үткәрелә торган урыннан ерак түгел генә, күптән түгел калкып чыккан "Олимп" универсаль спорт залы янында иртәдән үк сәламәт яшәү рәвешен алып баруны тормыш девизы итеп алган спорт сөючеләр җыела башлады. Спортның бу төре өчен махсус шартлар да, спорт снарядлары һәм тренажерлар да кирәк түгел, аның белән теләсә нинди яшьтәге кеше шөгыльләнә ала. Ә менә үҗәтлек, тырышлык, максатчанлык кебек сыйфатлар бик кирәк, бу инде спортның һәр төренә кагыла.

Йөгерү бәйрәме традиция буенча сафка тезелүдән башланды. Спортчыларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде, физкультура һәм спортның безнең тормышта нинди зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап үтте. Спортны үстерүгә районда хәзер зур игътибар бирелә, ә күптән түгел ачылган, төрле түгәрәкләр, секцияләр гөрләп эшләп торган спорт комлексы моңа ярдәм итә, дип билгеләп үтте ул. Тиздән шәһәрдә төзеләчәк йөзү бассейны спорт тормышын тагын да җанландырып җибәрәчәк.

Өстән яңгыр яумаса да, шактый салкын көнне йөгерештә барлыгы 170кә якын кеше катнашты. Аларның күпчелеген район мәктәбе укучылары, техникум студентлары тәшкил итсә дә, дистанциягә чыгучылар арасында төрле һөнәр, төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре бар иде. Арада кечкенә балалар да, инде күптән лаеклы ялга чыккан пенси онерлар да, мәгариф тармагы хезмәткәрләре (ни кызганыч, берничә кешедән башка, бу көнне башка тармак вәкилләре очрамады диярлек) бар иде. "Родничок" балалар бакчасы коллективы ярышта катнашу өчен үз вәкилләрен җибәргән, киләчәктә бу башка коллективлар өчен үрнәк булыр дип ышанасы килә. Шулай итеп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган, спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүгә мөмкин булганча күбрәк кешене җәлеп итүне, иң көчле спортчыларны билгеләүне максат итеп куйган бу бәйгедә олы яшьтәгеләр дә, балалар да катнашты.

Күпләрнең узышка инде берничә ел рәттән чыгуы, ә кайберәүләрнең гаиләләре белән бергә килүе - аеруча күңелле хәл. Мәсәлән, Луса Әхмәдышева һәрвакыт үзе белән оныкларын да ияртеп килә, Бурумовлар гаиләсе дә бәйрәмдә һәрвакыт балалары белән бергә катнаша. Йөгерешчеләр арасында әниле-уллы Вихлянскийлар - Валентина белән Данила да бар иде.

- Йөгерү миңа тормышымда нык ярдәм итә, - диде хезмәт ветераны Светлана Демина. - Спортның бу төре белән биш ел элек, сәламәтлегем белән проблемалар килеп тугач шөгыльләнә башладым. Йөгерү белән чынлап торып мавыгып китеп, озак еллар шөгыльләнермен дип берәү дә, шул исәптән үзем дә ышанып бетмәдем. Хәзер инде көн саен иртә белән йөгерергә чыгам, тормышымны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Физик халәтегезне, организмның мөмкинлекләрен исәпкә алып, һәр кешегә дә йөгерү юлына чыгарга киңәш бирер идем...

Дистанциягә чыгарга чират көтеп торган бер төркем 1нче мәктәп кызлары арасында уен-көлке тынып тормады. Аларның сүзләренә караганда, бәйрәмгә алар үзләре теләп, яшьтәшләре белән аралашу, саф һава сулау, спорт белән шөгыльләнү өчен килгәннәр. Инде җиңә дә алсак, тагын да әйбәтрәк булыр иде, диделәр кызлар. Ә телевизор һәм компьютер янында башка вакытта да утырырга була...

Бәйгедә иң мөһиме - җиңү түгел, ә катнашу булуын барысы да белә, шуңа карамастан, һәркем җиңүгә омтылды. Укучылар арасында үз дистанцияләрендә беренче урынны Полянкадан Вероника Ефимова һәм Красная Слободадан Вячеслав Коровин (1-4 класслар), Алия Әхмәтшина (Иске Рәҗәп) һәм санатор мәктәптән Никита Чурбанов (5-8 класслар), Иске Рәҗәптән Әминә Гыйльметдинова белән Рифат Габдрахмановлар (9-11 класслар) алды.

Өлкәннәр арасында үз төркемнәрендә Валентина Яковлева (кадет мәктәп-интернаты) һәм Денис Горюнов ("Олимп"), Елена Бурумова ("Олимп") һәм Фидаэль Гыймалетдинов (Көек), Гөлназ Фәйзиева (Иске Рәҗәп) һәм Олег Кузнецов (кадеты мәктәбе) җиңүгә ирештеләр.

Вип-йөгерештә тормышында спортка зур урын биргән мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилинга тиңнәр табылмады. Хатын-кызлар арасында Чәчәкле мәктәбе директоры Гөлназ Мияссарованы билгеләп үтәргә кирәк.

Өлкән яшьтәге йөгерешчеләребез аерым игътибарга лаек. Үз яшь төркемнәрендә Светлана Демина белән Михаил Харламов җиңү яулады. Шулай ук спорт гаиләләрендә тәрбияләнеп, йөгерешкә чыккан нәниләр дә бик тырыштылар, нәтиҗәдә беренче урын Әмир Әхмәдышевка бирелде.

Бәйрәм ахырында ярыш призерларына Мактау грамоталары һәм истәлекле медальләр тапшырылды. Кайберәүләргә ирешкән уңышлары өчен кубоклар тапшырылды. Кубокларны йөгерешнең иң өлкән яшьтәге катнашучылары Светлана Демина һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимовка, инде өч яшендә үк әти-әнисе белән бергә йөгерешкә чыккан Макар Бурумовка бирделәр. Киләчәктә дә бу бала спорттан аерылмас, ә Йөгерү көнендә алынган бүләге аның тормышында зур истәлек булып сакланыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев