Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөгерү - гомерне озайта

Узган якшәмбе көнне безнең районның 240ка якын кешесе "Милләтләр кроссы-2014" Бөтенроссия йөгерү бәйрәмендә катнашты.

Тәлгат Җамалетдинов
Бик популяр, шул ук вакытта спортның бик гади булган бу төрен яратучылар ел саен бергә җыелалар. Быел да алар Рабига күле буенда, "Олимп" универсаль спорт комплексы янында очраштылар. Мондагы табигать елның теләсә кайсы фасылында илаһи бер гүзәллек, һавасының сафлыгы белән аерылып тора һәм бу кеше организмына уңай йогынты ясый. Көннең кояшлы, җылы килүе дә йөгерү бәйрәмендә катнашырга теләүчеләрең санын бермә-бер арттырды. Халык узган елгыдан бер дә ким җыелмаган иде.
- Бу чара бүген бөтен Россия буенча үткәрелә, - диде йөгерү бәйрәменә җыелучыларны сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин. - Аның төп максаты - халыкны "Горурланам синең белән, Ватаным!" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыруга җәлеп итү. Барысына да уңышлы стартлар телим!
Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, ипподромның йөгерү юлларына дистәләгән мәктәп, тармак технологияләре техникумы, районның кайбер учреждение һәм оешма хезмәткәрләре чыкты. Йөгерешкә чыгучылар арасында мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр дә, инде лаеклы ялга чыккан өлкәннәр дә бар. Мәсәлән, Иван Ключниковка бары бер яшь тә сигез ай гына әле. Ул бик тере, хәрәкәтчән малай, беркемнән оялып тормый. Иң кечеләр өчен старт бирелгәч, ул да әнисе белән берничә метрны йөгереп үтте. Шулай итеп, спортта иң берече, әмма ышанычлы адымнарын ул инде ясап та өлгерде, киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип ышанасы килә.
Урман хуҗалыгы ветераны Светлана Демина ярышларда ел саен катнаша, һәрвакыт йөгерешкә күтәренке кәеф белән чыга. Ул быел да сынатмады. Шулай ук Луса Әхмәдышеваны да билгеләп үтмичә булмый. Ул бу чарада үзе генә катнашып калмыйча, оныкларын да ияртеп килә. Ирле-хатынлы Елена белән Дмитрий Бурумовлар да йөгерешкә һәрвакыт балалары белән бергә чыгалар.
Ярышлар төрле яшь төркемнәре арасында алты дистанциядә үтте. Укучылар арасында беренче урыннарны Владик Абрамов (1 - 4 класслар, Ким мәктәбе), Егор Буторов (5 - 6 класслар, 2нче урта мәктәп), Наил Гәрәев (7 - 9 класслар, Антоновка урта мәктәбе), Рифат Габдрахманов (10 - 11 класслар, Иске Рәҗәп урта мәктәбе) алды. Өлкәннәр арасында үз яшь төркемнәрендә Анастасия Барановская, Флюра Гарәфетдинова, Фидаил Гыймалтдинов, Юлия Филимонова, Александр Матвеев, Сарыйм Нургаязов, Равил Галәветдинов, Светлана Демина һәм Галия Нигманова җиңеп чыктылар. Ә менә вип-йөгерештә уңыш Дмитрий Ключников (кадет мәктәбе) һәм Мәдинә Җамалиевага (Иске Рәҗәп урта мәктәбе) елмайды.
Җиңүгә бары тик көчле, үҗәт, максатчан кешеләр генә ирешә ала. Барысы да җиңүче була алмаса да, бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Ярышта җиңүчеләргә кубоклар, призерларга - Мактау кәгазьләре һәм истәлекле медальләр тапшырылды. Туганнары, дуслары, классташлары өчен җан атып торган тамашачыларның да күңелләре күтәренке иде.
Саф һавада, көзге кояшның ягымлы җылы нурлары астында үткәрелгән бу бәйрәм барысына да күтәренке кәеф, онытылмас тәэсирләр бүләк итеп, киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнергә, югары үрләргә ирешергә бер этәргеч бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев