Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы кыр эшләре көтә

Кузнечиханың Михаил Федоренко крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Александр Захаров - алыштыргысыз эшче.

Ел буе аның эштән бушаганы юк: язгы-җәйге чорларда басудан кайтып кермәсә, кышын авыл урамнарын кардан чистарта. Эше күп булуга карамастан, үзе эшләгән ДТ-75 тракторын вакытында төзәтеп, карап тора. Тиздән язгы кыр эшләре башлана, шуңа күрә хәзер ул үзенең "тимер атын" төзәтү белән мәшгуль.
Александр чәчүлекләрне тырмалауда һәм культивацияләүдә эшләячәк. Эшләр бик тыгыз булачак. Хуҗалыкта тагын ике МТЗ-80 һәм МТЗ-82 тракторлары булуга карамастан, 300 гектар чамасы азык һәм бөртекле культура мәйданнарын эшкәртү өчен бу гына җитеп бетми. Якын арада хуҗалык башлыгы махсус программа нигезендә МТЗ-1221 тракторы сатып алырга тиеш һәм бу игенчеләр алдында торган бурычларны башкарып чыгарга ярдәм итәчәк.
Быел игенчеләрнең эшләре тагын да күбрәк булачак, чөнки чәчүлек мәйданнарын үткән ел белән чагыштырганда бермә-бер арттырырга уйлыйлар. Хәзер хуҗалык җирләре 560 гектардан артык. Шуның 300 гектары пай җире хуҗаларыннан сатып алынган һәм ул сөрү мәйданнары исәбенә кертелгән. Калганнары арендага язылган һәм көтүлек җирләре өчен бирелгән. Бодай, арпа, солы кебек бөртекле культуралар фуражга китәчәк, быел шулай ук күпьеллык үлән мәйданнарын да яңартырга уйлыйлар. Биредә җирләрнең бер өлешенә кукуруз һәм берьеллык үлән чәчүне планлаштыралар. Сусыл азыклар терлекләр рационын төрләндерергә мөмкинлек бирә, Михаил Федоренко кебек терлекчелек үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә шуннан башка мөмкин түгел. Шуңа күрә хуҗалыкта җирләрдән терлекләрне ышанычлы азык базасы белән тәэмин итәрлек итеп файдаланалар. Хуҗалык КСК азык җыю комбайны сатып алган.
Биредә шулай ук ашлыкны саклау һәм эшкәртү проблемасы да юк. Үткән ел элеккеге хуҗалыкның ындыр табагы ремонтланган һәм тиешле тәртипкә китерелгән. Болар барысы да агымдагы ел игенчеләр өметен аклар, билгеләнгән планнар үтәлер дигән ышаныч уята.
Рәсемдә: А.Захаров.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК

2
X