Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь педагоглар ярыша

Өчкүл урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Евгения Сидорова "Педагогик дебют" район конкурсында җиңеп чыкты.

Бу конкурста үз белемнәрен башка укытучылар тәҗрибәсе белән баетырга, методик осталыкны арттырырга тырышкан яшь белгечләр катнашты.
Конкурсның соңгы көнендә барлык катнашучыларны 2нче шәһәр мәктәбе сәхнәсенә җыйдылар, финал шушында үткәрелде. Мәгариф бүлеге мөдире Александр Ермилин кадет мәктәп-интернатыннан Елена Никитинага, Иж-Борискинодан Алина Сусарина һәм Елена Башкировага, Полянкадан Мария Мошковага дипломнар тапшырды. Ә беренче этапта иң күп балл җыйган дүрт конкурсант иң яшь педагог исеме алу өчен конкурсны дәвам итәргә, үзләрен иҗади шәхес итеп ачарга тиеш иде.
Бер-берсе, жюри һәм тамашачылар белән якыннанрак танышу өчен конкурсантларның һәрберсе электрон презентация яки видеоөзек ярдәмендә үзләре турында сөйләп, башкалардан аерып торган сыйфатларын күрсәтү бурычы куелды.
1нче мәктәпнең башлангыч класс укытучысы Светлана Битунова - даими рәвештә осталыгын камилләштереп торучы, заманча технологияләрне өйрәнүче, укучылар белән уртак тел таба белүче педагог. Хезмәттәшләре аның турында шулай сөйли.
Полянка мәктәбенең информатика һәм математика мәктәбе укытучысы Евгений Мошков үз эшендә яңа алымнардан файдаланырга тырыша, үзенең презентациясендә дә ул шуны күрсәтте.
2нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилүсә Хөсәенова балаларны матур итеп сөйләргә, фикер йөртергә өйрәтүне, аларның иҗади сыйфатларын ачуны үзенең иң мөһим бурычы дип саный.
Ә Өчкүл мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Евгения Сидорованы үз һөнәрен җаны-тәне белән яратуы кебек сыйфатлар аерып тора.
Аларның барысы да жюри һәм тамашачыларга кызыклы өзекләр күрсәтеп, үзләренең иҗади проектларын якладылар. Татарстан буенча сәяхәт итү программасы да, киләчәктә беренче класс укучысының портфель проекты да, остаз портреты да конкурсантларның бәйгегә тырышып хәзерләнүләрен күрсәтте. Аларның һәрберсе җиңүгә омтылды, ләкин ярышта җиңүче бер генә була. Бу юлы иң күп баллны Евгения Анатольевна җыйды. Аның тамашачылар игътибарына тәкъдим иткән беренче класс укучысы портфеле тагын бер тапкыр укытучының иҗади һәм эшчән шәхес булуын раслады.
Конкурста җиңеп чыгучыны, шулай ук финалда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина җылы котлады, аларның барысына да дипломнар тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс

2
X