Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь булсалар да, сынатмыйлар

Спас районы электр челтәренең монтерлар бригадасы эшчеләре Фәрит Гатауллин, Рамил Әхмәдышев һәм Владимир Тарасовка иң җаваплы участокларны ышанып тапшыралар.

Алар электр линияләренә, трансформатор подстанцияләренә планлы ремонт, профилактик тикшерүләр үткәрәләр. Коллективта күптән түгел генә эшли башлаган бу егетләр тәҗрибәле электромонтерлардан калышмыйлар. Шуңа күрә үткән ел нәтиҗәләре буенча Владимир Тарасов Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бу,, эшчеләренең яхшы әзерлеген күрсәтүче тагын бер факт бар: алар ел саен техника куркынычсызлыгын, хезмәтне саклау, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен тикшерү буенча имтиханнарны уңышлы тапшыралар.

Яшь электр монтерлары катнашында үткән ел Спас РЭСында 5 трансформатор подстанциясе алыштырылды, 0,4 киловольт көчәнешле 12 километр чыбыклар ремонтланды. Болгарда һава линияләренә реконструкция үткәрелде, Антоновка авылында иске чыбыклар урынына яңалары куелды, Иске Рәҗәп, Урта Йорткүл, Красный Вал, Ямбакты авылларында яңа йортларга чыбыклар сузылды -болар барысы да үткән ел бу бригада башкарган эшләрнең бер өлеше генә. Күптән түгел алар карамагына ремонт өчен барлык кирәкле җиһазлары һәм җылы кабинасы белән яңа КамАЗ машинасы биргәннәр.

2014 елда, предприятиенең башка эшчеләре кебек, бу егетләр Үрнәк, Красный Вал, Гусиха, Ким, Ярдәм, Ржавец авылларындагы электр линияләренә, Тукай, Приволжск, Полянка, Өчкүл һәм башка авылларда трансформатор подстанцияләрендә ремонт үткәрергә тиеш. Егетләр монда да сынатмаслар, үз бурычларын җиренә җиткереп үтәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электромонтерлар Спас районы электр челтәр бригада