Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яхшы якка үзгәрә

Узган атна ахырында Спас районы газ эксплуатация хезмәте участогында капиталь ремонттан соң участокның административ бинасы, мастерской, авария-диспетчер хезмәте урнашкан бинаны ачу тантанасы булды.

Ремонт ике елга якын дәвам итте, хәзер бу биналар танымаслык булып үзгәргәннәр, яктырак та, иркенрәк тә, хезмәткәр-ләр өчен күпкә уңайлырак та булганнар. Мастерской бинасында Европа стандартлары буенча ремонт ясалган. Махсус транспортка техник карау үткәрү һәм саклау өчен якты бокслар, заманча ягу бүлмәсе, эшчеләр өчен киенү-чишенү урыны, душ, туалет белән җиһазландырылган бина чынлап та игътибарны җәлеп итәрлек. Диспетчерлар бүлмәсенә дә реконструкция ясалган. Ремонт барышында заманча технология һәм материаллар кулланылган, барлык бүлмәләр тиешле таләпләргә туры китереп эшләнгән.
Объектларны ачуга багышланган тантанада Спас районы башлыгы Камил Нугаев, "Чистопольгаз" ЭПУ җитәкчесе Александр Малюков, шулай ук авыл җирлекләре, шәһәр предприятиеләре башлыклары, газ хезмәткәрләре катнашты.
Александр Малюков билгеләп үткәнчә, киләчәктә гараж, газ баллоннары саклау урыны һәм башкаларга ремонт һәм реконструкция эшләрен дәвам итү күздә тотыла. Шулай итеп, материаль-техник базаны ныгыту өчен ирешкән уңышлар белән тукталып калырга җыенмыйлар.
- Шәһәр халкының күбесе горгаз дип йөртелә торган бинаның нинди булуын хәтерлидер,- диде район башлыгы Камил Нугаев. - Аны хәзергесе белән чагыштыра торган да түгел. Монда яхшылап эшләү өчен барлык шартлар тудырылган һәм бу коллектив районыбызда киләчәктә дә сынатмас, дип ышанабыз.
Тантаналы өлештән соң традиция буенча административ бинага керү урынында ал тасма киселде һәм кунаклар башка бүлмәләрне карап чыктылар.
Рәсемнәрдә: район башлыгы Камил Нугаев лентаны кисә; газ участогы бинасы ремонттан соң.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев